«Яңа татар пьесасы» конкурсы яңа драматург Артур Шәйдулланы ачты

 «Яңа татар пьесасы» конкурсында беренче урынны Артур Шәйдуллинның «Сагынырсызмы?» пьесасы алды. Җиңүченең исемен Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев игълан итте. Бүген Татар театрының туган көне уңаеннан татар драматургиясе конкурсына нәтиҗәләр ясалды.

Камал театрында «Яңа татар пьесасы» конкурсының җиңүчеләренең исеме әсәр игълан ителеп конверт ачылгач кына билгеле булды. Икенче премиягә Илгиз Зәйниевнең «Чия тавы» пьесасы, өченче премиягә Зөлфәт Хәкимнең «Янгын» пьесасы лаек булды.

Айгөл Әхмәтгалиеваның «Яратып туялмадым» әсәренә Татарстан Мәдәният министрлыгының махсус премиясе бирелде. Зөлфәт Хәким, Илфак Ибраһимов пьесалары кызыксындыру премиясенә лаек булды. Илфак Ибраһимовның шигъри тел белән язылган пьесасы легендар актер Мөхтәр Мутинга багышланган. Ул «Соңгы уен» дип атала.

«Яңа татар пьесасы-2019» конкурсына җибәрелгән пьесаларны жюри рәисе Разил Вәлиев, жюри әгъзалары Гали Арсланов, Фәрит Бикчәнтәев, Зөлфия Вәлиева, Айгөл Габәши, Әлфәт Закирҗанов, Илнур Закиров, Нурания Җамали, Нияз Игъламов, Олег Кинҗәгулов, Гөлшат Фәттахова, Илдар Хәйруллин, Гөлназ Хәсәнова бәяләгән.

«Борчылырлык проблемалар күп. Ләкин мондый конкурслар өмет уята. Татар театры яшәгәндә татар халкы яшәр», — диде конкурсның жюри рәисе Разил Вәлиев. Җиңүчеләрнең конвертларын ачкан артистлар — Илдар Хәйруллин, Зөлфия Вәлиевалар яңа пьесада үзләре өчен кызыклы рольләр булуын әйттеләр.

Конкурста җиңеп чыгучы пьесалар кулъязма хокукында махсус җыентыкта бастырыла, шулай ук театрларга сәхнәләштерү өчен тәкъдим ителә.


Фикер өстәү