“Яхшы укыгыз, тәртипле булыгыз!” Мөхәммәтшин егет-кызларга паспорт тапшырды

“Яхшы укыгыз, тәртипле булыгыз!” Фәрит Мөхәммәтшин егет-кызларга паспорт тапшырды
Россия Конституциясе көне уңаеннан Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың 14 яше тулган егет-кызларга паспортлар тапшырды. Парламентка шәһәр һәм районнардан 35 кешене чакырганнар.

Аларны әти-әниләре, укытучылары озата килгән. Башта укучылар парламент бинасы белән таныштылар. Аларга законнарның ничек барлыкка килүе турында сөйләделәр, депутатлар белән кул кысыштылар. Шуннан соң Фәрит Мөхәммәтшин яшь гражданнарны олы тормышка аяк басуы белән тәбрикләде.

– Без монда иң яхшы, иң булган, иң тәртипле укучыларны чакырдык. Россия гражданнары буларак, республика тормышында активрак катнашу өчен өстәмә хокуклар аласыз, – диде Фәрит Хәйруллович. Ул үз чыгышында республикада яшьләр өчен күп нәрсәләр эшләнүен әйтте. Укучыларның үзләре теләгән һөнәрне сайлап, алдынгы укытучылар, инженерлар, табиблар булуын теләде. “Сезнең алда – юллар ачык. Безнең бары бер үтенеч бар: яхшы укыгыз, тәртипле булыгыз, үз максатларыгызга ирешегез”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

– Монда мине яхшы укыганым һәм спорттагы уңышларым өчен чакырдылар. 3 нче сыйныфтан бирле чаңгы спорты белән шөгыльләнәм. Республика ярышларында алдынгы урыннар алганым да бар. Киләчәктә шушы спорт төре буенча тренер буласым килә, – ди Балтач гимназиясенең 8 нче сыйныф укучысы Рәхим Низаметдинов. – Паспорт алгач, үземне олы кеше кебек хис итә башладым, җитдиләнеп тә киттем кебек. Хәзер безнең җаваплылык та, бурычлар да арта.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү