“Яшәү теләге урыннан торгызды”

Шуклык аркасында шундый хәл килеп чыгар дип кем уйлаган? Минзәләдә яшәүче 20 яшьлек Илья Гусев, учак өстеннән сикереп уйнаганда, тәнен пешерә. Моннан сигез ел элек була бу хәл. Шуның дүртесен урын өстендә үткәрә егет.

Матди хәлләре дә авыр була. Шөкер, Гусевларга ярдәм итүче кешеләр табыла.

– Аларның авыр хәле турында интернеттан укып белдем. Барып танышырга кирәк, дидем. Ул чакта Ильяга 17 яшь булса да, кыяфәте кечкенә баланыкы кебек иде. Учак өстеннән сикереп уйнаганда, малайның спорт киеменә ут каба. Билдән түбән өлешенә зур зыян килә. Аңа бик күп операцияләр кичерергә туры килә. Әмма бер урыннан икенчесенә күчереп куйган тире төзәлмичә интектерә, – дип искә ала Минзәлә районының суд приставлары җитәкчесе Гөлнара Хуҗагалиева. – Ничек тә булышасым килде. Ильяны әнисе Лариса үзе генә тәрбияли. Әтиләре күптән вафат иде.

Яхшы күңелле кешеләр ярдәме белән фатирда ремонт ясыйлар. Ильяның авыр хәлен эшмәкәр Дамир Каюмов та ишетә. Ул малайга уңайлы карават сатып алып бирә. Бу гаиләгә ярдәм кулы сузучылар көннән-көн арта. Ильяның бүлмәсеннән кеше өзелми. Үзенә булган игътибар аңа яшәргә көч бирә. Егет әкренләп урыныннан тора. Әмма ничек авыр булганын үзе генә белә. Ильяга катлаулы операция таләп ителә. Мәскәү клиникасында дәвалану өчен акча эзли башлый. Мәрхәмәтле кешеләр ярдәме белән кирәкле сумманың бер өлеше җыела. Калган өлешен хәйрия фонды бирә. Илья Мәскәүдән тернәкләнеп кайта.

Әлегә ул инвалид коляскасына утырып кына йөри ала. Әмма хыяллары зурдан. Узган ел читтән торып укырга кергән. Киләчәктә программист булырга җыена.

– Мөмкинлек булса, бүгеннән эшли башлар идем. Укыган өчен түләп бару да җиңелрәк булыр иде, – ди ул. – Бәлки, газетада минем турыда укып, ярдәм итүче, киңәш бирүче кеше табылыр.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү