Яшел алмалар

Аның киң елмаеп ишек ачуы, керә-керешкә үк яшел алма сузуы әле дә күз алдында. Бибинур булып каршы алуы ул чакта шәйләнмәгән дә, игътибар да ителмәгән. Соңрак үзем яшел алмалар күтәреп килдем, ләкин ишекне Фирдәвес Әхтәмова түгел, кызы Айгөл ачты. Бу – Фирдәвес йолдызның сүнеп барган, бакыйлыкка күчәргә әзерләнгән мизгелләре иде.

Камал театрында Татарстанның халык артисты Фирдәвес Әхтәмованы искә алу кичәсе әнә шул мизгелләрне хәтердә яңартты. Театрның сөйкемле сөяге, самими, ихлас артисткасы ул.  Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров менә ничек искә ала:

– Фирдәвес безнең беребезгә дә охшамаган иде. Мин аны башта артистка итеп кабул да итмәдем. Чөнки почык борынлы, юка гына, ябык кына гәүдәле иде. Актриса дигәч,  күз алдына бөтенләй башка образ баса. Эшли башлагач, башта аңа бер ел тирәсе роль дә бирмәделәр. Нәҗибәләр, Гөлсемнәр зур рольләр уйныйлар иде инде. Ул акрын-акрын гына ачылып китте. Аңа бигрәк тә Марсель Сәлимҗановның “Соңгы хат” спектакле ярдәм итте. Анда Фирдәвес бик чиста кыз баланы уйнады. Аннары телевидение өчен Галиәсгар Камалның “Беренче театр”ында уйнады. Шуннан халык, урамда туктатып, безнең Биби, дип эндәшә башладылар үзенә. Аның Бибие башкалардан аерылып тора. Ул аңгыра да, ялкау да түгел, хуҗаларының  кем икәнен аңлап эш итә торган, зирәк образ иде. Халыкчан Биби. Халык исә үзен изә, мыскыл итә торган кешеләргә мөнәсәбәтен белдерә белә. Аннан бер-бер артлы рольләр китте. Ул берсеннән- берсе кызык образлар тудырды. Соклана идем Фирдәвескә. Ул язмышын үзгәрткән көчле шәхес булды. Ире вафат булгач, кызы Италиягә киткәч, дингә якынайды. Үзенә шулкадәр көчле рухи терәк тапты, берзаман аңа театрда эшләү дә кызык тоелмый башлады. Минем моңа кадәр андый хәлне күргәнем булмады.

“Бибинур” исә – аның бәхете. Ул үзенең талантлы артист икәнен исбат итеп калдырды. Шушы фильмда төшкәннән соң хаҗга китте.

Бибинур – минем газапларым өчен Ходай бүләге ул, дигән иде Фирдәвес апа. Ул аны халыкка татар киносының яралышы итеп күрсәтергә теләде. Хәтерлик әле, бу фильм беренче мәртәбә “Алтын мөнбәр” мөселман киносы фестивалендә (ул вакытта кинофестиваль нәкъ шулай атала иде – ред.) конкурстан тыш фильмнар рәтендә күрсәтелде. Әмма аңа тәнкыйтьчеләр дә, чит ил режиссерлары да игътибар итте һәм соклануларын яшермәде. Бу хакта ул чакта мәдәният министры булган Зилә Вәлиева Фирдәвес Әхтәмовага 70 яшь тулган көнне дә искә алган иде. Ул: “Фестивальгә килгән зур белгечләр, чит ил режиссерлары бу фильмны күргәннән соң бармаклары белән Фирдәвес ханым ягына төртә-төртә, сездә олы артистка бар, Татарстанда кино булырга тиеш, дигәннәр иде”, – диде. Алдагы елда Фирдәвес Әхтәмованың Бибинуры иң яхшы хатын-кыз роле булып танылды.

Ләкин Фирдәвес апа исән чакта бу фильм әллә ни кайтавазлар алмады. Моңа бик борчылган икән ул. Авырып киткәнен дә белмичә шалтыратып, татар әдәбияты укытучысы шул фильмны балаларга күрсәтергә тели,  тик дискын таба алмый дигәч, килеп ал, диде. Әмма ишекне үзе ача алмады, янына кызы Айгөл кайткан иде. Фирдәвес апа, мине матур килеш исендә калдырсын дип, күрешергә чыкмады. Ә инде дискны кире кайтарганда ишектә үзе дә күренде. Ничек кабул иткәннәр икән, яраттылармы, аңладылармы икән дип, кат-кат сорашты. Авыру-газапларын җиңеп фильм хакында сорашырга чыккан, аягында басып торырга көч тапкан ул! Тик моңа да яшел алма табышмагы кебек, соңрак төшенергә туры килде.

Күпме еллар узды, тик Юрий Фетингның “Бибинур”ын (Мансур Гыйләҗев инсценировкасы) узып киткән фильмның булганы юк әле бездә. Хәер, һәр киноның – үз юлы, үз урыны. Фирдәвес апаныкы төсле Биби дә башка сәхнәдән күренмәс. Әлбәттә, “Фаҗигале юлда” (А. Муис) спектаклендәге – Рапиях, Кәрим Тинчурин әсәрләре –  “Американ”да – Мәйсәрә, “Сүнгән йолдызлар”дагы – Фатыйма, “Назлы кияү”дә – Зөһрә, Туфан Миңнуллин әсәрләрендә – “Дуслар җыелган җирдә”, “Хушыгыз” спектакльләрендә – Эльмира, “Әниләр һәм бәбиләр”дә – Алтынчәч, Мансур Гыйләҗевнең “Бичура”сында Хатын һәм ул иҗат иткән башка образлар да сагындыра, бик сагындыра. Ләкин туу янәшәсендә үлем дә бар.

Язманы исә кайчандыр Фирдәвес апа тапшырган шигъри юллар белән төгәллик:

Аллаһыга шөкер кылам исәнлек биргәненә,

Аякларым йөргәненә, күзләрем күргәненә,

Аллаһыга шөкер кылам биргән нигъмәтләренә,

Аятьләрне ятлар өчен зиһеннәр биргәненә…

Искә алуыбыз дога булып барып ирешсен, рухын шат кылсын иде.

Гөлинә Гыймадова

 


Яшел алмалар” язмасына фикерләр

  1. Рәхмәт.шулай олы итеп Фирдәвес ханымны искә алу шатлыгына.күңелгә рәхәт булды.бик тә затлы иде шул ул безнең.

Фикер өстәү