Яшьләрне сөендергә күп кирәкме?

Бушлай сыр тәбедә генә түгел. Тукай районының “Гигант” хуҗалыгы җитәкчесе Риф Имамов, хуҗалык хисабына алты ел эчендә 20 йорт төзеп, шуның кадәр гаиләне түбәле иткән. “Яшьләргә бары караватын сатып алырга, пәрдәсен эләргә генә кала”, – ди ул. Өйле булу теләге кибетчедән сыер савучыга әйләндерә.

Башларым әйләнеп китте

Эшкә чакырасың икән, яхшы хезмәт хакы түлә, шартлар тудыр! Хуҗалык җитәкчесе Риф әфәнденең “тимер” кагыйдәсе бу. “Гигант”та эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы – 28 мең сум тирәсе. Сәламәтлеген ныгытырга теләүчеләр шифаханәдә ярты бәядән ял итә ала. Терлек асраучыларга ашлыгын, печәнен өләшәләр. Яшь гаиләләргә йорт төзиләр. Моның өчен гаиләдән ике кешенең ун ел эшләве шарт. Бу очракта 100 квадрат метрга кадәр мәйданлы йорт биреләчәк. Мөмкинлек яңа өйләнешүчеләрне дә, тормышын авыл хуҗалыгы белән бәйләүчеләрне дә кызыксындыра. Кемдер Себердән, Екатеринбургтан кайтса, республика районнарыннан килүчеләр дә бар.

– Авыл хуҗалыгы тармагында эшләгәч, республикадагы хәлләрне белеп торабыз. Моңа кадәр төрле җирләрдә эшләргә туры килде. Тик мондагы кебек шартлар беркайда да булмады. Без Минзәләдән гаилә хәле буенча күченеп килдек. Бистә шәһәргә якын булгач уңайлы, балаларга белем алу өчен мөмкинлекләр бар. Эшкә алты ел элек урнашкан идек, бер ел эчендә өйле дә булдык, – ди баш агроном Рамил Сәгъдиев. – Бер урында тамыр җәйгәч, башка беркая да китәсе килми. Авылда югары хезмәт хакы түләсәләр, яшьләр читкә китмәячәк. Әлбәттә, беренче чиратта яшәү урыны кирәк.

Лилия белән Флорид Жиһаншиннар Екатеринбургтан күченеп кайткан. Лилия үзе – Пермь краеннан. Бистәдә яшәүче туганы, сөйләшкән саен, монда бушлай фатир бирәләр, дип кызыктырган.

– Заманча, иркен йортны күргәч, башларым әйләнеп китте. Юыну бүлмәләре, бәдрәфе өйдә, барлык шартлар тудырылган. Кайда бар әле мондый рәхәтлек, җәннәт кебек бит бу. Екатеринбургта кысан, уңайлыклары булмаган барактагы бер бүлмәдә яшәдек. Соры тормыштан тәмам туйган булганбыз, күрәсең. Шартлар күзне кызыктырды, хәтта сыер савучы булырга да ризалаштым бит. Югыйсә үзем сыерлардан да куркам, баштарак кулларым калтырый иде. Хәзер ияләштем инде. Яңа җирдә алтынчы ел яшибез. Яшь кырыктан узгач, әллә ни сайланып та йөрисе килми икән ул. Монда төпләнеп калырга уйлыйбыз. Бер улыбыз – армиядә, икенчесе мәктәпкә керде. Хезмәт хакларыбыз яхшы, вакытында түлиләр, – ди Лилия.

Гәрчә монда тумасак, үсмәсәк тә

Тумаган, әмма торган җир дә кадерлегә әйләнә ала. Риф әфәнде үзе – Актаныш районының Пучы авылыннан. Чаллыда су скважиналарын бораулау оешмасын җитәкләгәндә, аны шушы хуҗалыкны саклап калырга дип чакыралар.

– Кичә генә килгән кебек, егерме еллап вакыт сизелми үткән дә киткән, – ди ул. – Кыенлыклар артта калды: коллективны сакладык, техниканы яңарттык, шартлар тудырдык. Барлыгы 2 мең мөгезле эре терлек бар, шуның  660 башы – савым сыеры. Көнгә 10 тоннадан артык сөт савабыз. Эшебез сыер саву гына түгел, алай булса, бик җиңел эшләр идек. Терлекләрне ашатырга, сыйфатлы продукция җитештерергә кирәк. Соңгы вакытта шәһәр төзелеш өчен безнең 2 мең гектар җирне алды. Калган 3 600 гектар җирдән күбрәк уңыш алып, хуҗалыкны таркатмыйча яшәргә исәп.

Сөтнең литрын 25–26 сумга “Холод” комбинатына озаталар. Иткә дә ихтыяҗ бар. Җәй көне үз пекарнялары эшли. Элек май җитештерсәләр, табышлы түгел дип, заводны япканнар. Киләчәктә пилмән цехлары ачмакчылар.

Моңа кадәр кредит алганнары булмаган, әмма быел ферманы яңарту өчен 80 миллион сумлык чыгым түгәргә туры килгән. Шулай да хужалык рәисе, кредитсыз да яшәп була, дигән фикердә.

– Аннан башка яшәргә тырышырга кирәк. Үзебезне туендыра алмасак, өстәвенә, банкны туендыра башласак, файдасы булмаячак. Орлыклар сатып, тизрәк чыгымнарны киметергә тырышачакбыз, – ди Риф әфәнде.

Эшчеләрен кешечә яшәтүгә генә түгел, “Новый” бистәсен яңарту, уңайлы итүгә дә өлеш кертә ул. Аның фикеренчә, һәр кеше: “Бистә ул – мин”, – дип яшәргә тиеш. Ул үзе шулай яши дә. Йортлар төзүдән туктарга җыенмый җитәкче. Яшьләрне эшкә күбрәк тартмакчы. Хәзерге вакытта сыер савучыларның 15 проценты – пенсионерлар. Тракторчылар арасында 70тән узганнар да бар. Җәй көне укучыларга эш урыннары булдыруы да юктан түгел. Әйтик, быел 15 үсмер җәен эшләп уздырган. Кемдер комбайн ярдәмчесе булып, кемдер ындыр табагында эшләгән. Балалар эшнең тәмен, акчаның кадерен белеп үсә.

– Элеккеге кебек хезмәт сөйгән балалар күп булмаса да, шөкер, андыйлар бар. Аларны эш яратмый, телефонга багынган дип гаепләп тә булмый, заманасы шундый бит. Бистә шәһәргә якын булгач, күпләр җиңел тормышка кызыга. Әгәр авыл хуҗалыгында яшьләрнең 10 проценты гына калса да, безгә шул җитә, – ди Риф Имамов. – Авыл хуҗалыгы малсыз, җирсез калган очракта саланы саклап калу кыен. Кешеләр шәһәргә китәчәк, йортларын дача кебек тота башлаячаклар. Эш булса, югары хезмәт хакы түләнсә, яшьләр авылдан китмәячәк.

Сәрия Мифтахова

 

 

 

 


Фикер өстәү