ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә буранда игътибарлы булырга киңәш итә

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә алда торган һава торышында аеруча сак булырга киңәш итте.

Бүген һәм иртәгә республика территориясендә кар, буран, секундына 20 метрга кадәр җил һәм бозлавык булачак.

ЮХИДИ машина йөртүчеләргә катлаулы юл шартларында хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрлек тизлекне сайлау мөһимлеге турында искә төшерә.

Куркыныч маневрлар ясаудан тыелырга, куркынычсызлык каешларын тагу, балаларны махсус креслоларга утырту киңәш ителә.

ЮХИДИ хәрәкәттә катнашучыларны һава шартларын исәпкә алырга, ә штаттан тыш хәлләр килеп чыккан очракта 8 (843) 533-38-88 телефоны буенча ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә чакыра.


Фикер өстәү