Юл йөрү кыйммәтләнә

Транспортчылар, ниһаять, үзләренекенә ирешкән. Аларның бәя арттыру таләбе инде байтактан тиешле органнар тарафыннан кире кагылып килсә дә, саллырак яңа дәлилләре табылган: Казанда юл йөрү кыйммәтләнә. Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2020 елның 1 гыйнварыннан җәмәгать транспортында бер тапкыр бару бәясенең 30 сум булачагы турында карар чыгарган.

Шулай итеп, автобус, троллейбус һәм трамвайда билет бәясе моңа кадәр 27 сум торса, киләсе ел башыннан аның өчен 30 сум түләргә кирәк булачак. Әлегә фәкать метро билеты бәясе генә элеккечә кала. Транспорт картасы белән түләгәндә, юл хакы 27 сумга төшәчәк.  Иң отышлысы – транспортка йөз тапкыр утыруга исәпләнгән проезднойдан файдалану. Бу очракта бер тапкыр баруның бәясе нибары 20 сум гына булачак.

Белүебезчә, быел көзен башкалабызның пассажирлар йөртүче транспорт предприятиеләре юл йөрүгә тарифны 40 сумга җиткерү үтенече белән чыккан иде. Янәсе, чыгымнарын шулай гына капларга мөмкин булачак. Моннан тыш алар ташламалардан файдаланучы пассажирларны йөртү чыгымнарын 100 процентка компенсацияләүне таләп итте. Таләпләре үтәлмәгән очракта яңа алынган автобусларны сатып җибәрү белән дә куркыттылар.

Менә хәзер ел азагында Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин республика автотранспорт вәкилләре белән очрашуда транспортчыларның, чыннан да, зыянга эшләүләренең раслануын белдергән. Моңа ягулык-майлау материаллары, электр энергиясе хакы арту, яңа сатып алынган автобуслар өчен лизинг түләү зарурилыгының йогынты ясавы искәртелгән. Министр транспортчыларның бәя арттыру  тәкъдимен хупласа да, керемнәренең “үтәкүренмәле”леген, ягъни теләсә кемгә аңлаешлы булуын тәэмин итүне сораган.

Киләсе елдан юлларга кагылышлы тагын бер яңалык кертелергә мөмкин. Хәзер тизлекне тиешледән сәгатенә 20 чакрымга кадәр арттыруга штраф түләтелмәсә, 2020 елда бу күрсәткечне сәгатенә 10 чакрымга гына калдыру күздә тотыла. Әмма “Бердәм Россия” әлеге тәкъдимне хупламый. Партия Генераль советы секретаре Андрей Турчак белдергәнчә, бу хәл юл хәрәкәте кагыйдәләрен, тизлекне, абайламыйча, ялгышып кына бозган бик күпләрдән штраф суыруга гына кайтып калачак.


Фикер өстәү