Зур Кукмара җирлегендә узган референдумда халык актив катнаша

Референдум бүген Зур Кукмара авыл җирлегендә дә уза. Кукмара районы башлыгы урынбасары Равия Кәримуллина “ВТ” хәбәрчесенә әйтүенчә, җирлектә 2 мең 307 тавыш бирүче яши. Сәгать көндезге 15.00 кә булган мәгълүматлар буенча, халыкның 50 проценты сайлауда катнашкан.

Җирлек башлыгы Ришат Хәнәфиев сүзләренә караганда, җирлеккә Зур Кукмара, Иске Йорт, Янсыбы, Рудник авыллары керә. Тавыш бирү дүрт участокта оештырылган. Шуларның икесе – Зур Кукмара авылында. Барлык участокларда да референдум үткәрү өчен алдан әзерлек чаралары күрелеп, җаваплы кешеләр билгеләнгән. Аларның һәммәсендә дә комиссия вәкилләре эшли.

Халык 500 сум акча җыярга килешенгән. Үзара салым акчалары юлларны төзекләндерү, кардан чистарту, пожар гидрантларын урнаштыру, басмалар, чишмәләр ясау, зиратларны карап тоту, электр саклагыч лампалар алыштырыр өчен тотылачак дип планлаштыралар.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү