Өй каршында кардан 30дан артык сын ясаганнар ( ФОТО)

Мөслим районы Күбәк авылында яшәүче Ирек Камалов ел саен өй тирәсен матурлап бизи икән. Яңа ел алдыннан 30 лап сын ясаганнар. Карын да тапканнар. «Күршеләрдән алдым. Безнекеләр саран түгел. Әле ярый Ирек абый бушка көрәп бирә диләр. Мин исә бу матурлыкны балаларым өчен эшлим»,- ди ул. Ирек абый белән Ильфира апа үзләренең ике баласы янына 9 ятимне сыендырган кешеләр. Балалар гына түгел, бөтен авыл халкы Камаловларга рәхмәт укый икән.

Сезгә мондый матурлык ошыймы?


2 фикер

Җавап Отменить ответ