Үлгәннәрнең фотоларын диварга эләргә ярыймы?

Мәрхүм булган әби-бабаларының, әти-әниләренең, балаларының фотосурәтләрен диварга элеп кую гадәте күпчелек очракта өлкән буын кешеләренә хас. Ә менә дин әһелләре мәрхүмнәрнең фотоларын альбомда гына сакларга киңәш итә.

Кайберәүләр күптән түгел генә үлгән кешенең сурәтен элеп куя да тагын кыен хәлгә дучар була. Күтәрелеп караган, узып барган саен кадерле кешесен югалту фаҗигасен исенә төшереп тора. Шунысы куркыныч: тора-бара кеше ул сурәт белән сөйләшә башларга, битен сыйпап, еларга мөмкин. Бу хәлнең үзенә күрә  гөнаһка алып керүе ихтимал.

Кабер ташына мәрхүмнең сурәтен кую да дөрес түгел, ди хәзрәтләр. Кабер ташларына аятьләр язмавың да хәерлерәктер. Чөнки бүген ул – кабер ташы. Инде йөз, ике йөз ел узганнан соң ул таш монда тормаска да мөмкин бит. Тора-бара берәү аны тротуар өчен аяк астына салып куйса, язучыга да, ташны куючыга да гөнаһы булачак.

Фото: souzbaltkomplekt.ru
«Кызыл таң»

Фикер өстәү