Үзәк банкта тупланган акчаларны яңа пенсия системасына күчерү механизмын аңлаттылар

Пенсия тупланмаларын дәүләтнеке булмаган пенсия фонды кысаларында, реаль вакыт режимында комиссиясез яки инвестиция керемен югалтуларсыз, гарантияле пенсия планы счетына күчерергә мөмкин булачак. Бу хакта «Российская газета»га Үзәк банк рәисе урынбасары Сергей Швецов биргән интервьюга сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Акчаларны башка фондка күчерү кеше гариза биргәннән соң биш елдан булачак», — диде Швецов. Шул ук вакытта агымдагы түләүләр шунда ук яңа урында ачылган исәп-хисап счетына күчереләчәк, дип өстәде ул.

Швецов сүзләренчә, акчаларын Россия пенсия фондында калдыручылар өчен шундый ук схема гамәлдә.

Үзәк Банк Рәисенең беренче урынбасары тупланманы гарантияле пенсия планына күчергәндә, бер үк вакытта яңа акча күчерү мәҗбүри түгел, дип искәртте.

Моннан тыш, акчаларны яңа системага күчергәннән соң, кеше смартфон аша үз счетының торышын күзәтә алачак.

«Гражданин карар кабул итә һәм аларны өйдән чыкмыйча гына гаджет ярдәмендә системага җибәрә ала. Ул онлайнда счетлар торышын белә, мәгълүмат ала, бу счетка акча күчкәнне күрә ала. Бу — кешегә пенсия тупланмаларын белеп торуны тәэмин итә торган уңайлы система», — диде ул.

Элегрәк Үзәк Банк һәм Финанс министрлыгы ирекле пенсия тупланмаларының яңа системасын – гарантияле пенсия планын тәкъдим иткән иде. Ул россиялеләргә дәүләт стимуллаштыруы ярдәмендә дәүләтнеке булмаган пенсияләрен мөстәкыйль рәвештә финансларга мөмкинлек бирәчәк.

Система ирекле булыр дип көтелә, ә анда тупланма дәүләт тарафыннан гарантияләнәчәк.


Фикер өстәү