«Үзгәреш җиле» Нью-Йоркта: “Америка тамашачысы баянга кушылып җырлауны аңламас иде”

“Үзгәреш җиле” фестивале Нью-Йоркның танылган Карнеги-холлының төп залында Америка тамашачысын җыйды. 17 гыйнварда узган әлеге концертны Торонто, Майами, Сан-Франциско шәһәрләреннән дә килеп тамаша кылганнар. Америкалылар татар җырчыларын ничек кабул иткән?

Дүртенче тапкыр үткәрелгән “Үзгәреш җиле” фестивале? алдагы өч сезонның иң яхшы чыгышларын туплап, Америкада яшәүче татарларны гына түгел, башка милләт вәкилләрен дә шаккатырган. Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, проектның вокал буенча педагогы Винера Ганиева чит илләрдә татар җырларын мондый яңгырашта әле ишеткәннәре булмавын әйтте:

– “Үзгәреш җиле”нә карата бик күп тәнкыйть сүзләре ишетергә туры килде. Аны дөрес юнәлештә алып барабыз микән, дигән шик тә туган иде. Әлеге концерттан соң проектның чыннан да кирәклеген, әһәмиятле булуын ачыкладык. Америка тамашачысы татар җырчыларының югары дәрәҗәдә чыгыш ясавын көтмәгән иде, миңа калса, – диде ул. – Безнең җырлар һаман баянга гына җырлана алмый бит инде. Дөрес, халкыбыз яраткан җырларның асылы сакланырга тиеш, әмма бу аларга яңа төсмерләр кертергә комачауламый.

Яшь башкаручы Илнар Миранов әйтүенчә, Нью-Йоркта татар халык җырларын аеруча ошатканнар:

– Халык җырларын аларга якын булган яңгырашта тәкъдим итүебез бик уңышлы булды. Ник дигәндә, Алинә Шәрипҗанова белән “Олы юлның тузаны”н җырлаганда, нинди генә милләт вәкиле булмасын, җырны күңелләре аша үткәрүләре сизелә иде.

Фестивальдә катнашучылар беравыздан, “Үзгәреш җиле”н Европа, Азия һәм, гомумән, татарлар яши торган башка төбәкләрдә дә күрергә тиешләр, дигән фикерләрен белдерде.

– “Мондый җырлар, шушындый җырчыларны нигә моңа кадәр күрсәтмәдегез?” – дип сорадылар миннән. Димәк, әлеге фестиваль Америка белән генә чикләнеп калырга тиеш түгел. Башкалар да күрсен, тамаша кылсын. Татар җырын яңа баскычка күтәрер өчен менә дигән мөмкинлек бу, – ди Татарстанның атказанган артисты, М.Җәлил премиясе лауреаты Айдар Сөләйманов.

Лилия Гыймазова

 

 

 


Фикер өстәү