Һөнәрнең җенесе… юк!

Һөнәрләргә бәйле чикләр юкка чыкты диярлек. Хәзер гүзәл затлар, тели икән, автобус та йөртә, кранда да эшли. Чабып барган атны туктатыр, дөрләп янган өйгә керердәй хатын-кызлар тимер-томыр белән генә дуслаша алмас димени? Ә менә ир-атларның хатын-кызлар эшли торган шөгыльгә алынуы бераз гаҗәбрәк тоелырга мөмкин. Бигрәк тә безнең илдә мондый күренешкә озаграк ияләшергә туры килә. Һөнәри рольләрне алмашкан ир-ат һәм хатын-кызларны без дә барладык.

“Хатын-кызлар миңа элеккеге егетләре турында сөйләр өчен дә килә”

23 яшьлек Казан егете Нияз Нәбиуллин – үзенчәлекле һөнәр иясе. Ул – лашмейкер, ягъни хатын-кызларга керфек ясаучы. “Башта нинди өлкәгә килеп эләгүемне аңламаган да идем. Хәзер исә шөгылем миңа бик ошый”, – ди егет. Процедурага килгән кызларның кайсы көлеп, кайсы ышанмыйча, качып китүчеләре дә булган.

Нияз керфек ясаучы һөнәренә тик торганнан гына керешми. Армиядә дә хезмәт итә, аннан кайткач, институтка укырга керә.

– Институтта укуым барып чыкмады. Шуннан соң Мәскәүгә күченеп китәргә уйладым. Анда үз эшемне булдырып, балалар өчен уенчыклар сату белән шөгыльләндем. Командама гади сатучы булып эшләүче бер иптәш алдым. Берникадәр вакыт үткәч, аның керемнең бер өлешен үзләштерүен сиздем. Бу кеше белән килешүләрсез генә эш алып барган идем. Бар булган акчама тараканлы бер бүлмәле фатирга күчендем. Шулай итеп эшкә дәртем сүнде, бизнес янды, – дип сөйләде Нияз. – Яңадан Казанга кайттым. Очраклы рәвештә дус кызымны очраттым. Ул маникюр ясау белән шөгыльләнә икән. Аның белән сөйләшкәннән соң, матурлык өлкәсендә эшләүче ир-атларны барлый башладым. Мин көндәшлек азрак булган өлкәләрне эзләдем. Карый торгач, керфекләр ясауда беренче булыйм әле, дидем. Тиз арада курслар узып, эшкә керештем.

Нияз өчен хәзер төп илһам чыганагы – керфекләрен матурлатырга килүче хатын-кызлар. “Алар минем эшемнән канәгать икән, бик сөенәм”, – ди ул.

– Иң беренче керфек ясавым җиде сәгатькә сузылды. Керфекләрен миңа ышанып тапшырган кыз алдында шулкадәр уңайсыз булган иде миңа ул чакта. Хәзер инде остардым. Иң кимендә – 1 сәгать тә 30 минут эшлим, – дип сөйли Нияз.

Әңгәмәдәшебез – оста куллы белгеч булуыннан бигрәк, хатын-кызларның бетмәс-төкәнмәс сер-зарларын тыңлаучы да.

– Килгән кызларга минем белән сөйләшеп утыру, серләре белән уртаклашу да ошый. Мин – яхшы тыңлаучы, ахры, юкса, сөйләмәсләр иде. Кызларның элек йөргән егетләре турында сөйләүләрен еш ишетергә туры килә. Бер мәртәбә килгәннәр тагын языла. Белмим, әллә үземне ошаталар, әллә эшләрем бик шәп килеп чыга инде, – ди Нияз.

“WorldSkills” чемпионатының “Яшь профессионаллар” төбәк бәйгесе катнашучысы Рәмзил Камалиевны онытып өлгермәгәнсездер. Егет киемнәр тегә. Сеңелләренә дә, үзенә дә киемнәрне кибеттән аласы түгел. Башкаларның да аңа мөрәҗәгать иткәне бар икән.

Кукмара районының Починок-Кучук авылы китапханәсен 2011 елдан башлап ир-ат җитәкли. 32 яшьлек Сергей Прокофьев бу һөнәргә ничек килүе турында менә нәрсә дип сөйләде:

– Китапханәче булып тугыз ел эшлим. Бу һөнәр белән танышуым балачакта булды: әнием китапханәче иде. Гаилә традицияләрен дәвам иттерәм, дисәм дә була. Китапханәдә эшләвемә күпләр аптырый инде. Ир-атка бер урында тик утырып эшли торган һөнәр килешми, янәсе. Әмма һөнәр ул ирнеке яки хатынныкы дип бүленәме?! Күңел кушкан хезмәтне башкарасы килә бит. Китаплар арасында эшләүне күңелсез диючеләр ялгыша. Бу әле – үзеңне көндәлек камилләштерү дә. Китапханәче – психолог та: китап сорап килүчеләргә күңеленә хуш килердәен бирергә кирәк бит. Без күп функцияләр үтибез.

Тимер җене кагылган кызлар

Әгерҗедә машина җене кагылган гүзәл затлар яши икән. Лилия Низамбиева – шуларның берсе. 1996 елдан “права”лы булгач, җиңел машинаны иярли. Соңрак инде йөк машинасына да ияләшергә туры килә. Анысына иренә хуҗалык эшләрендә ярдәм итү өчен өйрәнә. “ГАЗ-3309 машинасына утырган көнне яхшы хәтерлим. Тәҗрибәм бар, йөк машинасын идарә итү бераз авыррак булса да, курыкмадым. Баштарак андый машинаның рулендә хатын-кыз күрсәләр, аптырыйлар иде”, – ди ул.

Казаннан Наталья Смирнова социаль челтәрләрдә 2015 елда танылу алды. Ул җирдән 63 метр биеклектә урнашкан эш урыныннан шәһәр манзараларын фотога төшереп кертеп барды. Кыз төзелештә, кранда машинист булып эшләгән. Әлеге һөнәргә очраклы рәвештә, акча кирәк булгач алына. Туганы да ул чакта кранда эшли торган була. Хәзер инде Наталья – визажист, хатын-кызларга макияж ясау белән мәшгуль, тик биеклектә үткәргән көннәрен онытмый. Эшендә дә иң яратканы шул биеклек булган икән.

– Беренче тапкыр кранга күтәрелгәндә, ир-атлар да курка. Әмма мин беренче көнемдә андый курку сизмәдем. Кранда хатын-кызлар бөтенләй эшләми димәс идем. Хәтерлим, күрше төзелештә Ирина исемле олы яшьтәге ханым эшләде. Биектә бер дә күңелсез түгел. Интернетта утыра, социаль челтәрләргә фотолар урнаштыра идем, шулар танылу китерде бит инде, – диде Наталья.

Чаллыдан Альмира Хөснетдинованы токарь хезмәте кызыктырган. “Мин беркайчан да һөнәрне ир-атныкына, хатын-кызныкына бүлмәдем, андый чикләр бардыр дип уйламадым. Токарьлык һөнәре үзеннән-үзе кызыксыну уятты. Баштарак барысы да гаҗәпләнгән иде. Аннары бу һөнәрнең кирәкле һәм файдалы булуын аңладылар”, – ди ул. Кечерәк чакта Альмира ветеринар яки хәрби булырга хыялланган. 15 яшьлек кыз әлеге мавыгуы белән төрле ярыш-чемпионатларда катнашырга да өлгергән инде.

Һөнәри чикне сызган дөньякүләм танылган ир-атлар һәм хатын-кызлар

  • Ада Лавлейс – математик, беренче программист, шагыйрь лорд Байронның кызы. Иң беренче компьютерны да Чарльз Беббидж – Аданың танышы уйлап чыгарган дип санала. Ада исә үзе беренче программалау телен язучы булып тора.
  • Хәзерге вакытта хатын-кызлар яратып куллана торган танылган косметика брендлары визажистларының күпчелеге – ир-атлар. Хатын-кызларның йөз-битен матурлаучы Эрнест Мунтаниоль (Chanel), Владимир Калинчев (Max Factor), Алексей Молчанов (Lancome), Вячеслав Сасин (Dior) кебекләр макияж ясауның ни икәнен яхшы белә.
  • Анна Щетинина – дөньяда ерак араларга чыгучы беренче хатын-кыз капитан. Ул 1935 елда “Чавыча” йөк пароходында Гамбургтан Одесса һәм Сингапур аша Петропавловск-Камчатскига барып җитә.
  • Джон Брэндон “мэнни” дигән һөнәргә нигез сала. Ул кечкенә чагыннан әтисез кала. Бәхеткә, үскәндә, аңа бер ир-ат ярдәм итә, әтисен алмаштыра. Үсә төшкәч, Джон бәби караучы ир-атлар өчен агентлык булдыра.
  • Йорт-җирне идарә итә алган хатын-кыз тулы бер дәүләтне дә җитәкли ала. Беренче хатын-кыз премьер-министр Маргарет Тэтчер – моңа дәлил. Аның әле “тимер леди” дигән кушаматы да бар.
  • Арфа дигәч тә, күз алдына әлеге уен коралындагы кылларны чиртеп утырган нәфис гүзәл зат килеп баса. Арфа тотып утырган ир-атларны һәркемнең дә күргәне юктыр. Ксавье де Местра шушы уен коралы белән 9 яшендә дуслаша. 2002 елда Ксавье Вена филармониясендә солист буларак чыгыш ясаган беренче арфист булып тарихка кереп кала.
  • Наталья Рагозина балачакта йә стюардесса, йә модель булырга хыялланган. Әмма ул хатын-кызлар боксында танылу ала. Кушаматы да бар – мисс Кувалда. Балачак хыялы да тормышка ашкан: ул танылган журналларда фотосессияләрдә катнаша.

 

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү