Әби-бабай тәрбиясе төпле була

— Ирем белән күршеләр идек. Капма-каршы гына яшәдек. Бер-беребезне балачактан биш бармагыбыз кебек беләбез. Киләчәктә гаилә корып, балалар үстерербез дип кем уйлаган?   — ди Гөлсирин.

Гайнетдиновлар  туган җирләре – Балык  Бистәсе районының Яңа Арыш авылында төпләнеп калганнар. Авырлыклардан, җир эшеннән, авыл мәшәкатьләреннән  курыкмыйлар. Гаилә башлыгы  Фәниснең  кулыннан килмәгән эше юк, нәрсәгә тотынса да ахырына кадәр башкарып чыга. Гөлсирин дә – сабыр, тырыш, аш-су, бәйләү, тегү остасы.

Бүген  бу йортта өч буын вәкиле – Кәшифә апа, Хәйдәр абый, ул-килен, ике онык тату гына гомер кичерә. Татар гаиләсендә элек-электән өлкәннәр  киңәшеннән чыкмаганнар.  Бу йортта да яшьләр  ата-ананың фикере белән исәпләшеп, бер-берсен аңлап, санлап яшиләр.

— Без —  аларга, алар — безгә терәк. Балаларыбыз  әби-бабай тәрбиясендә үсә. Хәлемнән килгәнчә, әти-әнине тәрбияләргә тырышам. Картлык һәрберебезгә дә килә. Үзебез дә хөрмәткә лаек булсак иде, — ди Гөлсирин.

-Киленебез бик акыллы, сабыр, оныкларыбыз  бик итагатьле. Киткәндә “без киттек, әби, бабай”, кайтып кергәч тә “без кайттык, әби, бабай” дип эндәшәләр. Безне шулай хөрмәтләп яшәүләренә сөенәбез, — дип  булганына шөкер итә Кәшифә апа.

Гөлсирин Балык Бистәсе “Азык-төлек корпорациясе” оешмасында — бухгалтер, Фәнис шул оешмада ук механизатор булып эшли. Кыр батыры. Алдынгылыкны бирми.

— Акыллы, тырыш, уңган егет ул. Әтисе алдынгы механизатор булды. Һәрвакыт беренче иде.  Фәнис тә  алыштыргысыз. Эшен бик яхшы белә, төгәл башкара. Җәй көне — тракторда, урып-җыю чорында комбайнда эшли”, — дип сөйли “Азык-төлек корпорациясе” инженеры Юныс Вәлиев.  Сабантуйларда ел саен хөрмәтләнә, бүләкләнә Фәнис. Авыл җирлеге һәм район башлыгының Рәхмәт хатлары, грамоталары бихисап. “Техниканы бик яхшы белә, сүтеп җыя, ватылган урынын шунда ук сизеп ала, ремонтлап та куя. Үзебезнең дә тракторыбыз бар”, — ди хатыны. Абзар тутырып мал асрыйлар, бакчада күпләп яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр. Барысына да өлгерә алар. Ике кызлары Гүзәлия һәм Азалия дә алар янәшәсендә эшкә өйрәнәләр. Бакчада чүп утау, су сибү, өй җыештыру, савыт-саба юу алар карамагында. Олысы бәйләүгә дә оста икән. Мәктәптә бәйләү түгәрәгенә йөри.  Шунда күп кенә кул эшләренә өйрәнгән. “Балаларыбызны артык иркәлибез дә кебек. Матур киендерергә, яхшы уенчыклар алырга тырышабыз. Тик әби-бабай тәрбиясе  бик төпле”, — дип сөйли Гөлсирин. Сүз дә юк, гореф-гадәтләрдән тайпылмыйча яшәү –  татар гаиләсенең нигезе инде ул. Шуңа да бу гаиләнең тормышы гөрләп тора.

Гөлназ Зарипова, Балык Бистәсе районы

 


Фикер өстәү