Эксклюзив| Россиянең хоккей яшьләр җыелма командасында уйнаучы Әгерҗе егете — команданың иң яшь уенчысы

Яңа ел каникулы вакытында хоккей сөючеләр Россиянең яшьләр җыелма командасы өчен җан атты. Безнекеләр, финалда Канадага оттырып, икенче урынны алды. “Ак барс”ның көмеш откан яшь уенчылары – капкачы Әмир Мифтахов, сакчы Даниил Журавлев, һөҗүмче Дмитрий Воронков турында күп сөйләнде. Ә бит җыелма командада тагын бер якташыбыз бар иде. Әгерҗедә туып үскән, хәзер “Нефтехимик”та уйнаучы Максим Грошев ул.

Әгерҗе егетенең яшьләр арасында узган дөнья чемпионатында бу әле тәүге тапкыр катнашуы булды. 14 декабрьдә 18 яшен тутырган спортчы команданың иң яшь уенчысы да иде.

– Максим узган ел яшүсмерләр арасында узган дөнья чемпионатында да Россия командасы составында көмеш медаль яулаган иде. Быел аның яшьләр командасына эләгүенә бик куандык. Без Максимга зур өметләр баглыйбыз. Аның җиңүләре, уңышлары алда әле, – диде күп еллар районда спорт бүлеген җитәкләгән Илшат Гайнетдинов.

Кем укымый – шул уйнамый

2006 елда Максимга биш яшь тулгач, әтисе Евгений аны Ижауга тренировкага йөртә башлый. Ул чагында Әгерҗедә әле Боз сарае да төзелмәгән, хоккей тартмалары да булмый. Берникадәр вакыттан соң 3 нче мәктәп янына хоккей тартмасы куелгач, үзе дә балачактан спорт белән ныклап шөгыльләнгән Евгений улына хоккей уйнау серләрен төшендерә. Бәхеткә, 2008 елда Әгерҗедә Боз сарае төзелеп, күп малайларның хоккейчы булу хыяллары тормышка аша. Спорт бүлегенең ул вакыттагы җитәкчесе Илшат Гайнетдинов тәкъдиме белән 2001 елда туган малайлардан “Спутник“ командасы туплана. Максим да әлеге команда составына кертелә. Тренерлар Алексей Яковлев, Әсгать Гарифуллинның хоккей җене кагылган бу шәкертләре, чынлап та, берникадәр вакыттан Татарстан чемпионатында көмеш медаль яулап сөендерәләр.

Әле дә хәтердә: әлеге чемпионаттан кайткач, район җитәкчелеге команданы, аларның әти-әниләрен, тренерларын җыеп, олы рәхмәт сүзләре җиткергән иде. Шунда “Хоккей сезнең укуга зыян китермиме?” дигән сорау бирелгәч тә, тренерларның: “Без һәрдаим аларның көндәлекләрен тикшереп торабыз. Билгеләре төшә башлый икән, хоккей белән шөгыльләнүдән туктатабыз”, – дигәннәре истә калган. Команда капитаны Максим Грошев ул вакытта ук яшьтәшләренә уку һәм боз өстендә үзен ышанычлы һәм иркен тотуы белән үрнәк була. Шул елларда тугыз тапкыр “Иң яхшы уенчы” исемен яулый ул. Әгерҗелеләр белән уйнаудан тыш аны, Ижауның “Ижсталь” командасына да чакырып, Россия беренчелегенә барган уеннарда катнаштыралар. Ул вакытта Максим әле нибары 5 нче сыйныф укучысы гына була.

Аннары Максим Грошевны Түбән Каманың “Нефтехимик” яшүсмерләр спорт мәктәбенә чакыралар. Шулай итеп, 6 нчы сыйныфка ул әлеге шәһәрнең бер мәктәбендәге спорт сыйныфына укырга бара.

– Ул вакытта баламны Түбән Камада калдырып кайтканда нинди хисләр кичергәнемне үзем генә беләм. Ижаудан килгән яшьтәше белән фатирда яшәделәр. Әлбәттә, башта безгә дә, аңа да бик авыр булды. Хәзер инде барысы да җайланды. Менә инде ничә еллар Түбән Кама белән Әгерҗе юлына тузан кундырмыйбыз, – ди әнисе Ольга ханым.

– Мин спорттан башка бер генә көн дә яши алмыйм. Дәресләрдән соң һәр көнне күнегүләргә йөрдем. Дөрес, арыган чаклар да булды. Әмма спортны сайлавыма үкенмим һәм моның өчен әти-әниемә бик рәхмәтле, – ди Максим үзе.

Сүз уңаеннан: Максим узган ел 11 нче сыйныфны тәмамлады. Хәзерге вакытта Чайковскида физик тәрбия институтының беренче курсында белем ала. Әтисе Евгений Александрович тимер юлның “Локо-Тех“ предприятиесендә мастер, Боз сараенда тренер вазифаларын башкара, әнисе Ольга Анатольевна иминият компаниясендә эшли. Энесе Даниил “Спутник” командасы составында уйный.

Татарстаннан бердәнбер хоккейчы иде

Былтыр Швециядә узган дөнья чемпионаты ярышларына сайлап алынгач та, “сынатмаска!” дигән максат куя Максим. Чынлап та, Россия күләмендәге ярышларда җиңү яулаган, “Иң яхшы уенчы” исеменә лаек булган Әгерҗе егете команданы икенче урынга чыгаруга лаеклы өлеш кертте. Россия командасының ун ел инде әлеге чемпионатта призлы урынга эләккәне юк иде. Һөҗүмче Максим көндәшләре капкасына алка керткән саен, комментаторларның аның турында мәгълүмат бирүләре без – җанатарлар өчен зур горурлык булды.

Быел инде Әгерҗе егете яшьләр арасында узган чемпионатта катнашу хокукы алды һәм сынатмады. Чын ир-егетләр уены булган хоккейда Әгерҗедән әле моңа кадәр зур үрләр яулаган спортчы юк иде. Максим – беренче карлыгач. Киләчәктә аның очышлары биек, җиңүләре күп булуын телибез.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Әгерҗе

фото: hcnh.ru


Фикер өстәү