«Әлегә урамга чыгарып ташланган күселәр турында хәбәр иткәннәре юк»

Бүләкнең кадере – бер көн. Узган ел башында Россия шәһәрләре урамнарында кечкенә чучкалар, аннан алдагысында этләр йөрсә, бу ел символы булган ак күселәр белән дә шундый хәл кабатланган. Социаль челтәрләрдә кадерсез җәнлекләр, битараф кешеләр турында чаң сугалар.

Күпләр “күсе байлык китерә” дигән ырым-шырымнарга ышанган, күрәсең. Берәүләргә бүләк иткәннәр, икенчеләр фотога төшәргә дип сатып алган. Бәйрәм килә дә китә. Яңа ел символын тотып, фотога төшеп, бераз шаярып алгач, җәнлекләрне асрау мәсьәләсе искә төшкән. Аларны ашатырга да, астын җыештырырга да кирәк бит. Кешеләр өйләрендә җәнлек асрарга әзер түгел икән.

Сүз уңаеннан, бүләк ителгән җәнлекләр саны буенча Россия калалары арасында Казан икенче урында тора. Бездә күңелсез хәлләр күзәтелмәгәнме?

– Әлегә урамга чыгарып ташланган күселәр турында хәбәр иткәннәре юк. Этләр турында еш шалтыраталар. Җәнлекләрне уенчык итеп кулланып, соңыннан чыгарып ташлыйлар икән, кызганыч, әлбәттә, – ди Казандагы хайваннарны саклау оешмасы вәкиле.

Шаяруларның хәерле тәмамланмаган очраклар да бар. Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, республикада Яңа ел бәйрәмнәрендә 13 кеше (аларның дүртесе – балалар һәм үсмерләр) салют һәм петардалардан зыян күргән. Әйтик, Казанда 11 яшьлек кызның күз кабагы янган һәм күзнең мөгез катлавына зыян килгән, Яшел Үзәндә салюттан чыккан очкын 8 яшьлек кызның күзенә эләккән. 17 яшьлек егет пиротехника кулланганда битен яндырган, Зәйдә петарда 14 яшьлек үсмернең кулында шартлаган. Казанда исә урамнан өч кат тәрәзәне ватып очып кергән салют очкыны аркасында фатирда янгын чыккан. Менә шундый хәлләр.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү