Өйләнергә туксанда да соң түгел

Узган ел Лениногорскида яшәүче 91 яшьлек ир-ат 59 яшьлек кәләш белән ЗАГСка килеп,  рәсми теркәлү узган иде. Казанда исә 81 яшьлек ханым башлы-күзле булды. Болар – иң өлкән кавышучылар.

Хәер, бер ел ниндидер нәтиҗә чыгарырлык ара түгел. Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе үткәргән ел йомгаклары коллегиясе утырышында саннар байтак яңгырады.  Узган ел республикада  24182 пар кавышкан. Аларның җитмеш проценттан артыгы – 30 яшькә җитмәгән яшьләр. Һәр бишенче гаилә күп милләтле катнаш никахтан төзелгән. Алдагы елларда да шулай иде. Елдагыча аерылышучылар да аз түгел. 13316 гаилә таркалган. Алтмыш проценты гаилә корганнан соң ун ел эчендә аерылышкан. ЗАГС идарәсе җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина чыгышыннан күренгәнчә, республикада һәр бер мең өйләнешүченең 551е аерылу белән тәмамланган. Киров (748), Пенза (728), Саратов (726) өлкәләрендә хәл тагын да мөшкелрәк икән. Гаилә кору кыйммәтләре дә үзгәрә. Ун ел элек кенә кызлар 25 яшькә кадәр кияүгә чыгып калырга тырышса, хәзер инде бу модада түгел. Егетләр исә 35 яшьләргә кадәр буйдак булып йөрүне кулай күрә башлаган.

Шөкер, Татарстанда туучылар үлүчеләргә караганда күбрәк. Узган ел 7 районда балалар күп туган. Икенче һәм өченче балалар барлык туучыларның алтмыш процентын тәшкил иткән. Беренче бала туу очраклары азайган. Белгечләр моны берничә еллык статистика белән чагыштыра. Әйтик, 2013 елда 26 меңнән артык сабый дөньяга килсә, узган ел аларның саны 13 мең булган. Район халкы шәһәрнекеләргә караганда балаларны күбрәк алып кайта. Кайбыч районында өченче һәм аннан да күбрәк бала табу очрагы арткан. Мөслим, Әтнә, Тукай районнарында да бу уңайдан күрсәткечләр яхшы.

1990 нчы елларда баланы күбрәк 25 яшьлекләр тапса, соңгы елларда моңа 29 яшьтә генә әзер булалар. Моңа, әлбәттә, гаиләне соңрак кору да сәбәпче. Ирнең яки хатынның сәламәтлегенә бәйле проблемалар булу аркасында бәби алып кайта алмаучылар да шактый. Табиблар баланы 35 яшькә кадәр табып өлгерергә кирәк дисә дә, билгеле бер чикләр юк. Узган ел Чаллыда яшәүче 49 яшьлек ханым беренче баласын алып кайткан.  Аксубай районында яшәүче 63 яшьлек ир-атның бишенче баласы туган. Казан, Чаллы, Мөслим, Арча, Яңа Чишмә  районнары ЗАГСларында рәсми теркәлүчеләр саны артса, Лаеш, Аксубай, Балык Бистәсендә кавышучылар республиканың гомуми күрсәткеченнән кимрәк икән. Моңа карап кына яшьләр анда аз кавыша дигән нәтиҗә чыгарырга ярамый. Казанга, Чаллыга якын авылларда яшәүчеләрнең шактые шәһәр җирендә өйләнешү яклы. Калада никахлашу купшырак оештырыла. Гаилә коручы кияү-кәләшләрне үзләренә җәлеп итү өчен районнардагы ЗАГС бүлекләренә шактый тырышырга туры киләчәк. Быел ТАССРның йөз еллыгын зурлап билгеләп үтәргә җыенабыз. Бу уңайдан истәлекле медаль дә чыгардылар. Ел башында кавышкан парлар шул медальгә ия булды. ЗАГСларның озак еллар бергә яшәгән парларны чакырып кунак итүе дә гадәткә әйләнде. Күп бала үстерүче үрнәк гаиләләр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хәләл җефете Гөлсинә ханым янында да кунак булалар. 2019 елда өч мең парны котлаганнар, 1862се илле ел бергә гомер иткән һәм алтын туйларын билгеләп үткәннәр.

Буйдаклар санын киметү максатыннан Кукмара районында “Ике йөрәк” танышу клубы эшли башлаган. “Нәтиҗәсе бар: 4 гаилә барлыкка килде. 12се кушылу стадиясендә”, – ди Кукмара районының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина. ЗАГС идарәсендә оештырылган “Ышаныч” телефонына шалтыратып киңәш сораучылар саны да арта икән. Узган ел белгечләргә 1368 кеше мөрәҗәгать иткән. Биредәге хезмәткәрләр социаль оешмалар вәкилләре, дин әһелләре белән бергә эшчәнлек алып бара. Баласына алимент түләүдән качып йөрүчеләрне эзләү һәм түләтү эшен дә бергәләп алып баралар. “Авыру бала тугач, гаиләне калдырып чыгып китүче, юкка чыгучы, булышу турында уйлап та карамаучы ир-атлар булуы бигрәк тә күңелне әрнетә, – ди Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Мәрхәмәт” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Татьяна Ларионова. – Кайбер әтиләр исә баласы өчен нәрсә эшләргә белми, юк җирдән могҗиза тудыра. Андый уңай мисалларны да үрнәк итеп күрсәтергә кирәк”.

Коллегия утырышында катнашкан Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева исә барлык эшләрне дә төптән уйлап, законга туры китереп һәм киңәшеп башкарырга кушты. “Сез “Киңәшү һәм ярату” дигән шигарь астында эш алып барасыз. Кайчакта ярату бар, ләкин киңәшү җитеп бетми, яки, киресенчә, киңәшү була, ярату җитми. Күп бала үстерүче гаиләләр белән очрашулар үткәрергә кирәк. Аларны белсеннәр, күрсеннәр, “Ана даны” медале белән бүләкләнүчеләр һәр районда бар”, – диде ул.  ЗАГС мәгълүматлары цифрлаштырыла. Ләйлә Фазлыева архивларны саклауга бик зур әһәмият бирергә чакырды. Аның фикеренчә, бер генә язма да юкка чыгарга тиеш түгел, чөнки һәркайсында кеше язмышы, кеше турындагы мәгълүмат ята. Быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгын да билгеләп үтәчәкбез. Районнарда яшәүче һәр ветеран үзенә карата игътибар, кадер-хөрмәт сизәргә тиеш. Алар белән очрашулар үткәрүдә ЗАГС хезмәткәрләре дә актив катнашачак.

Фәния Арсланова     


Фикер өстәү