Син кайда, мин шунда, абыем

Абыйсы кайда – сеңлесе шунда. Декабрь аенда Россия Президенты Владимир Путин балаларны бакча-мәктәпләргә кабул иткәндә, бертуганнарны бер-берсеннән аермау турындагы законга кул куйды. Татарстанның баш педагогы Рафис Борһанов әлеге яңалыкка карата үз фикерен белдерде.

– Бик дөрес мантыйк бу. Армиядә дә бертуганнарны бер частька җибәрә иделәр, – ди Рафис Борһанов. – 1 нче сыйныфка балалар янәшәдәге мәктәпкә йөри ала. Бакчаларга исә урыннар төрле урыннан бирелергә мөмкин. Шул рәвешле түрәләр үз бурычын үтәгән була. Урын бар бит. Ләкин әти-әнигә шәһәрнең бер башыннан икенчесенә барырга туры килә. Абый-апасы булган җирдә балага ияләшү дә җиңелрәк.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге башлыгы Эльвира Измайловадан бүгенге вазгыять турында сораштык. Аның фикеренчә, әлеге проблема күпләргә кагыла.

– Әти-әниләр яңалыкны сөенеп кабул иткәндер. Бу – яңа ташлама. Өлкән балага урын булып, кечесен башка бакчага илткәндә, бик уңайсыз бит. Хәзер бертуганнарны бер-берсеннән аермаячаклар. Әмма бу – олы бала мәктәпкә киткән очракта кечесен шул бакчага алачаклар дигән сүз түгел, – дип аңлата белгеч.

Бакча әле ул – урын гына түгел, телгә өйрәнү мохите дә. Казанда яшәүче ике бала анасы Ләйсән Назаренко шулай, ди. Бүген аның ике баласы ике бакчага йөри. Берсе татарча белә, икенчесе юк.

– Өйдән ике баланы җитәкләп чыгып китеп, башта берсен – бер, аннан икенчесен икенче бакчага илтү – үзе бер мәшәкать. Башта кечесенә урын булмады, апасына мәктәпкә ярты ел калганда гына юллама бирделәр. Тик без башкасын сайладык. Анысын да апасы кебек татар бакчасына бирәсе килгән иде. Урыс бакчасына йөргәч, кечесе татарча аңламый. Үзебез гаепле, чөнки гаиләдә татарча аралашмыйбыз. Олысы безне өйрәтергә тырыша. Әгәр бер бакчага йөрсәләр, татарча аралашырлар иде, – ди Ләйсән.

Мәктәп белән дә шундый ук хәл. Апасы бер мәктәптә укып, сеңлесе икенчесендә белем алса да җайсыз. Бер-берсенә күз-колак булырлар, дип тә әти-әниләр балаларын бергә укытырга тырыша.

– Сөендердегез әле. Улым укыган мәктәптә кызыма урын булмас дип, борчылып йөри идек. Бу закон гамәлгә кергәч, булачак, Алла боерса. Ни өчен дигәндә, мөмкинлекләре күбрәк дип ерактагы мәктәпкә йөртәбез. Тик балалар күп булса, урын булмавы да бар. Димәк, безгә хафаланырга урын юк, – ди Ләйсән.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү