Кемнәр нәрсәгә иреште?

Үтеп баручы елның соңгы сәгатьләре саналганда, дөнья илләре вакыйгаларга йомгак ясыйлар. Һәр илнең үз үзенчәлеге: кайдадыр фетнә һәм террор артса, кемнәрдер елны үсешкә, алгарышка омтылышлары белән төгәлли.

Америка Кушма Штатларында, мәсәлән, янкиларның бер-берсен атып һәм шартлатып үтерүләре рекордлы дәрәҗәгә җиткән. Елның соңгы якшәмбесендә генә Техас штатындагы Форт-Уорт шәһәрендә чиркәүдә атыш булды, ике кеше үтерелде. Америка статистикасы 2019 елның төп рекорды массакүләм үтерүләр булуын билгеләп үтә әнә. Фаҗигаләр исәбен алып бара башлаган 1970 еллардан башлап быел беренче тапкыр үзара атышлар саны тиңсез дәрәҗәдә үскән: 41 урында (якшәмбе үтерешен кушкач 42) 211 кеше (хәзер 213 инде) утлы корал ярдәмендә үтерелгән. Һәлак булучылар аз булганда, Америка матбугаты шаулап та тормаган, массакүләм кырылыш очраклары гына яктыртылган.

Американнар белән соңгы елларда этле-мәчеле яшәгән Төркиядә сөенечле хәбәр белән төгәллиләр елны. Төрек автомобиль сәнәгате беренче тапкыр үзенең электромобилен күрсәтте. Беренче төрек электрокроссоверы шунда ук социаль челтәрләрдә популярлык яулады: бик кыска вакыт эчендә 100 меңнән артык твит җыйды. Дөнья матбугаты да төрек автосәнәгатенең уңышын игътибар үзәгенә алды. Британиянең Daily Mail газетасы төрек машинасының Америка «Тесла»сына көндәш булуын язып чыкты. АКШның икътисад яңалыклары таратучы Bloomberg компаниясе дә төрек эшләнешендәге электрокроссоверга югары бәя бирде. Гарәп Әл-Җәзирасы Эрдоганның электромобилне төрек базарында гына түгел, халыкара базарга чыгарып глобаль брендка әверелдерергә җыенуы турында хәбәр итте. Машинаны чыгаручы завод Бурса шәһәрендә урнашачак икән. Анда 4323 эш урыны булачак, шуның өч йөзе югары квалификацияле белгечләр. Проектка 3,7 миллиард доллар акча каралган. Завод бер елга 175 мең электромобиль чыгарачак.  

Төрекләр үз глобаль проектларын уңышлы гына тормышка ашыралар. Россиянең дистәләгән миллиард доллар акчаны йоткан газ торбалары һавада эленеп калды бит әле. Безгә дә технологик продукция җитештерү өчен тотарга кирәк булганмы шунда акчаны. Һич югында диңгездә торба салучы кораб булса да ясалмаган. Менә хәзер АКШ санкцияләреннән куркып, торба аша газ кудыра алмыйча ят инде.

Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү