Хезмәт министрлыгы Татарстанда кирәкле вакансияләрне атады

Табиблар, шәфкать туташлары, полиция хезмәткәрләре, машина йөртүчеләр, менеджерлар һәм инженерлар – бү бүгенге көндә Татарстан хезмәт базарында иң кирәкле вакансияләр. Бу хакта журналистларга ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

«Хезмәт базарында табиблар («Россиядә эш» порталында 600дән артык вакансия), шәфкать туташлары һәм полиция хезмәткәрләре (300әр вакансия), шулай ук машина йөртүчеләр, менеджерлар, инженерлар, кунакханә һәм туристлык бизнесы вәкилләренә сорау бар. Шулай ук инженерлар, төзүчеләр, электр белән эретеп ябыштыручыларга да ихтыяҗ зур», – диде ул.

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы искәрткәнчә, 2019 ел ахырына Татарстанда теркәлгән эшсезлекнең түбән дәрәҗәсе билгеләнгән. Бу 3,2 процент тәшкил итә. Ә тулаем Россия буенча алганда бу күрсәткеч 4,6 процент. Узган ел төбәктә эш эзләү вакыты 4,8 айдан 4,3 айга кадәр кимегән. Ел ахырына рәсми рәвештә теркәлгән эшсезлек күрсәткече 11 мең кеше тәшкил иткән.

«Кайбер айларда эш бирүчеләр тарафыннан 43-47 мең вакансия тәкъдим ителгән вакытлар булды. Татарстанга башка төбәкләрдән дә кадрлар шактый күп килә. Башка төбәкләрдә яшәүчеләрдә вакансияләр белән кызыксынуы елдан -ел арта», — диде Зарипова.


Фикер өстәү