Казанның Татар китабы йорты «Ишекләрне ач…» дип аталган Яңа ел квестында катнашырга чакыра. Балалар һәм өлкәннәр өчен кызыклы программа 6, 9, 10 һәм 11 гыйнварда узачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
Кайсы илдә Яңа елны ничек каршылыйлар, нинди йолалар үтәлә, Кыш бабай кайда ничек атала? Квест вакытында шушы сорауларга җавап табылачак. Катнашучыларны кызыклы уеннар, Ишек сакчыларыннан тәмле күчтәнәчләр көтә, дип вәгъдә итә оештыручылар.
Квест азагында Татар әдәбияты тарихы музее һәм язучы Шәриф Камал мемориаль фатиры буенча экскурсия дә үткәреләчәк. Татар китабы йорты Казанның Островский урамында урнашкан.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat