Белгечләр өшегән вакытта истә тотарга кирәкле кагыйдәләрне әйтте

Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсендә урамда йөргәндә һәм эшләгәндә туңмас һәм өшемәс өчен төп кагыйдәләрне искә төшерделәр. Белешмә бүген ведомство сайтында чыкты.

Дымлы һәм тыгыз кием-салым, тамак ач булу, физик талчыгу, хәрәкәтләнмичә озак басып тору, кичерелгән авырулар нәтиҗәсендә организмның хәлсезләнүе, аяк тамырларының һәм йөрәк-кан тамырлары системасының хроник авырулары салкында өшүгә китерергә мөмкин.

Туңмас һәм өшемәс өчен, спиртлы эчемлекләр кулланмаска кирәк, чөнки исерткеч эчемлекләр җылыткан кебек тоела, әмма җылылыкны югалтуга гына китерә. Тәмәке тарту шулай ук аякларда кан әйләнешен киметә.

Кием хәрәкәткә комачауламаска тиеш. «Берничә кат кием киегез, киемнәр арасындагы һава җылылыкны яхшы тотачак. Махсус эчке кием кияргә дә мөмкин. Өске кием су үткәрми торган булырга тиеш», — дип сөйләде белгечләр. Йөргәндә кеше аяклары туңуын сизү белән, аңа тизрәк җылы урынга керергә кирәк. Өшегән урынны яңадан туңдырырга ярамый.

«Салкында өшегән аяктан аяк киемен салмагыз, аяк шешәчәк, һәм сез яңадан аяк киемен кия алмассыз. Мөмкин кадәр тизрәк җылы бинага керергә кирәк», — диделәр ведомствода.

Роспотребнадзор белгечләре җилдә йөрмәскә киңәш итә, чөнки җилдә өшү куркынычы бар.

Балалар һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең хәленә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Балалар организмының җылылык әйләнеше әле тулысынча көйләнмәгән, ә өлкән яшьтәге кешеләрдә яки кайбер авырулар вакытында ул бозылырга мөмкин.


Фикер өстәү