Сәламәтлек: 10 еллыкка нәтиҗә

2010

Кайбер сырхауханәләр оптимальләштерүгә эләгеп, берләштерелә яки хастаханәләргә  кушыла башлады. Участок хастаханәләре табиблык амбулаториясе дип үзгәртелә. Табиблык амбулаторияләре фельдшер-акушерлык пункты буларак калдырыла. Стационарларда ятак урыннар кыскартыла.

Баш мие кан тамырлары авыруларыннан дәвалау өчен кан тамырлары авырулары үзәкләре ачыла.

“Ашыгыч медицина ярдәме” станциясе автотранспорты тулысынча яңартыла. Төрле класстагы 90  автомобиль алына.

“ГЛОНАСС” системасы эшли. Начар ишетүчеләр өчен “ашыгыч ярдәм”не смс буенча чакыртуны оештыралар.

Юл-транспорт һәлакәтенә очраган кешеләргә медицина ярдәме 9 травмаүзәктә күрсәтелә. Ул үзәкләргә диагностика һәм реанимация җиһазлары алына.   

2011

Сәламәтлек саклау өлкәсендә кадрларга кытлык булганлыктан, белгечләрне башка төбәкләрдән чакырталар.

Казандагы Төбәкара клиник диагностика үзәгендә Татарстанда беренче тапкыр сырхауга йөрәк күчереп утырталар.

2012

Дәвалау оешмаларына модернизация программасы буенча капиталь төзекләндерү үткәрелә, аларның матди-техник базасы яхшыртыла.

Республика клиник хастаханәсендә кабул итү-диагностика бүлеге ачыла. Авылларда модульле фельдшер-акушерлык пунктлары төзелә.

Казанда беренче балалар хосписы ачыла. Хосписның районнарга йөреп хезмәт күрсәтүче амбулатор хезмәте барлыкка килә.

“Авыл табибы” программасы буенча авыл районнарына эшкә яшь белгечләр кайта. Яшь белгечләргә федераль казнадан – 1 миллион сум, республика казнасыннан 100 мең сум  күләмендә бер тапкыр түләү бирелә. Ул программа башка елларда да дәвам итә.

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы “Сәламәтлек” үзәкләре барлыкка килә.

2013

Башка төбәкләрдән күченеп килгән табибларга республика казнасыннан бер тапкыр 500 мең сум күләмендә акча бирелә.

Казандагы Азино микрорайонында балалар поликлиникасы ачыла. Республикадагы балалар хастаханәләре төзекләндерелә.

Республика онкология клиник диспансерында ПЭТ-үзәк һәм калкансыман биз яман шешеннән дәвалау өчен радионуклид бүлеге ачыла.

2014

“Татарстан табиблары этикасы” кодексы эшләнә.

Татарстан табиблары Сочидагы Олимпиадада медицина ярдәме күрсәтүдә катнаша.

2015

Әлмәттә республика клиник онкология диспансеры филиалының өйгә йөреп хезмәт күрсәтүче паллиатив бригадасы оештырыла.

Казандагы А. Вавилова исемендәге балалар хосписы бинасында өлкәннәр өчен дә бүлек ачыла.

2016

Республика клиник хастаханәсендә яңа перинаталь үзәк ачыла.

Республика клиник онкология диспансерында көндезге стационар оештырыла.

Казан, Чаллы, Әлмәттә кайбер сырхауханәләр “Дустанә сырхауханә” стандарты буенча эшли башлый.

2018

Республика клиник хастаханәсендә 27 кешегә – бөер, 4 кешегә бавыр күчереп утырталар.

Барлык “Ашыгыч ярдәм” станциясе машиналарына өстәмә заманча җиһазлар алына.

2019

Район-авылларга йөртү өчен республикага дүрт күчмә “мобиль сырхауханә” сатып алдылар.

Казандагы 7 нче шәһәр хастаханәсе базасында трансплантология үзәге ачылды.

Казандагы сугыш ветераннары госпиталендә өлкәннәр өчен гериатрия үзәге ачылды.

Республика клиник хастаханәсендә 31 кешегә – бөер, 7 кешегә бавыр күчереп утырттылар.

Төбәкара клиник диагностика үзәгендә 4 кешегә йөрәк күчереп утырттылар.

Фәния Арсланова

  

  


Фикер өстәү