Мәдәният: 10 еллыкка нәтиҗә

Соңгы ун елда мәдәният өлкәсендә ачышлар да, табышлар да, югалтулар да шактый.

2018 – мәдәнияттә үзгәрешләр чорының башы булып тарихка кереп калачак. Бу елда мәдәният министры вазифасына Ирада Әюпова билгеләнде.

Ун елның гаугалы вакыйгаларыннан Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрының баш режиссеры Рәшит Заһидуллинның вазифасыннан алынуын атап буладыр. Әлеге театрда 26 ел эшләгән Заһидуллин белән агымдагы елда хезмәт килешүе озайтылмады.

2019 елда Илгиз Зәйни “Әкият” курчак театрының баш режиссеры итеп билгеләнде. Җәмәгатьчелек Зәйниев театрга татар рухы алып килде дигән бәя бирде. Баш режиссер вазифасында беренче премьера – “Әлфия” – олуг шәхес Әлфия Авзалованың тормышын һәм иҗатын җырлары һәм курчаклар ярдәмендә сурәтләүгә корылган. Режиссер балалар өчен тагын бер проект – татарча дискотека башланачагын да хәбәр итте.

Камал театры труппасы дистә елда иң күп сәфәр йөрүче булып танылды. Һиндстанда “Килмешәк” (Сөмбел Гаффарова), Грозныйда “Әтәч менгән читәнгә” (Аяз Гыйләҗев) спектакльләрен күрсәттеләр. “Нәүрүз” театр фестивале кысасында “Нәүрүз school” студентлар өчен халыкара фестиваль барлыкка килде. Ә менә “Һөнәр” татар режиссурасы фестивале Камалдан Кариев театрына күченде.

2012 елда театрның директоры итеп Илфир Якупов билгеләнде. Зур җиңүләрдән Ренат Таҗетдиновның “Алтын битлек”, баш режиссер Фәрит Бикчәнтәевнең Станиславский премиясен алуын әйтеп була.

“Алтын битлек”не алган иң яшь актер – Нурбәк Батулла.  Ул аны 2018 елда “Әлиф” спектакле белән иң яхшы хореография номинациясендә алды һәм “бу җиңүне татар халкына багышлыйм” дигән сүзләре белән тарихка кереп калды. Шул елдан “Әлиф” иҗат төркеме яңа театраль юнәлеш барлыкка китерде. Аларның иң гаугалы премьерасы – “Дәрдмәнд” булды. Узып баручы елда Нурбәк Батулла Кариев театры хореографы вазифасыннан китте.

2018 елдан Кариев театрын Гүзәл Сәгыйтова җитәкли башлады. Шул елдан “Калеб” яңа буын иҗат берләшмәсе Кариев театры түбәсе астына керде. Калеблеләрнең иң зур проектлары – “Безнең җыр” лабораториясе, “XXI гасыр тавышы” аудиокитабы.

Дистә еллар ремонтка ябылып торганнан соң,  Шәриф Камал музей-фатиры ачылды. Ә төзекләндерү эшләре Президент Рөстәм Миңнехановның 2016 елда шәһәр үзәген җәяүләп ураганнан соң башланган иде. Хәзер ул Татар китабы йорты дип атала. Аңа җитәкче итеп шагыйрә Луиза Янсуар билгеләнде. Сүз уңаеннан, Казанның Тукай әдәби музее да ремонттан соң эшли башлады. Агымдагы ел азагында Салих Сәйдәшев һәм Бөек Ватан сугышы музейларында төзекләндерү эшләре төгәлләнде.

Казан циркына да узып баручы елда яңа җитәкче килде. Ул – элеккеге директорның улы Дамир Шәрифуллин. Вазифага билгеләнгәндә, ул циркның прокат мәйданчыгы булуыннан туктап, үз труппасы төзеләчәген вәгъдә иткән иде.

Дүрт ел үткәрелгәннән соң, 2019 елда “Үзгәреш җиле” фестиваленә нокта куелды. Киләсе елда әлеге шоуда катнашкан җырчылардан мюзикл көтәсе.

Татарстанда ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән өч тарихи-мәдәни объект бар. Аның икесе – Болгар тарихи-архитектура комплексы (2014) һәм Зөя утрау-шәһәренең Успение соборы архитектура ансамбле (2017) соңгы унъеллыкта әлеге мәртәбәле исемлеккә эләкте. 2018 елда Сабан туен ЮНЕСКО оешмасының матди булмаган мәдәни мираслар исемлегенә кертү мәсьәләсе дә кузгатылды. 2019 елда әлеге КФУның астрономия обсерваторияләрен бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү буенча эш башланды.

2018 елда Зөя утрау-шәһәре музей-тыюлыгы территориясендә Россиядә беренче археологик агач музее ачылды. Аның ачылышында ЮНЕСКОның экс-генераль директоры Ирина Бокова да катнашты.

Соңгы ун елда шагыйрь Һади Такташка, галим Шиһабетдин Мәрҗанигә, композитор Рөстәм Яхинга, биюче Рудольф Нуриевка һәйкәлләр ачылды.

“Казан Экспо” күргәзмәләр үзәгендә Илһам Шакиров исемендәге концерт залы ачылды, Сәйдәш мәдәният үзәге төзекләндерелде.

2018 елда Казан аэропортына Габдулла Тукай исеме бирелде.

Татар филармониясе – 80, Язучылар берлеге – 85, Композиторлар берлеге – 80, Татарстан Рәссамнар берлеге – 80, “Татаркино”  95 еллыгын билгеләп үтте.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү