Мәгариф: 10 еллыкка нәтиҗә

2012

* Россиядә “Мәгариф турында”гы закон гамәлгә кертелде. Авыл мәктәпләренең язмышын хәл иткәндә, укытучылар, әти-әниләр фикере исәпкә алына. Әйтик, аз комплектлы мәктәпне авыл җыены карары белән саклап була. Укучыларга туган телдә белем алу хокукы бирелде. Укытучылар уку программаларын үзләре сайлый ала.

* Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиада уздырыла башлады.

2013

*Республикада беренче тапкыр мәктәпләрнең белем сыйфатын билгеләүче рейтинг булдырылды. Бөгелмә районы беренче урынга чыкты. 2017 елдан мондый исемлекләр барланмый.

*1 февральдән  “Ана теле” онлайн мәктәбе эшли башлады. Проект ел саен 10 мең укучыга белем бирүгә исәпләнгән. Хәзерге вакытта анда 6 мең кеше укый.

2014

*Беренче тапкыр татар теле һәм әдәбияты буенча  24 дәреслек федераль исемлеккә кертелде, бүген укыту-методик комплектларның саны – 89.  *Татарстан мөгаллиме, Нурлат районының биология укытучысы Алла Головенькина “Россиянең ел укытучысы” бәйгесендә җиңү яулады. Бәйге тарихында республикадан бер укытучының да мондый уңышка ирешкәне юк иде.

*Республика олимпиада үзәге  ачылды.

2015

*Татарстан укытучылары өчен БДИ бирү кертелде. Әлеге яңалыкны педагогларның күбесе хупламады, алар аны бирүдән азат ителде.

2016 ел

*Татарстан беренчеләрдән булып, Россия укучылар хәрәкәтенә    кушылды.  “Юнармия” хәрби-патриотик  иҗтимагый хәрәкәт булдырылды.

*Әлмәт, Чаллы, Түбән Камада  “Кванториум”нар ачылды.

2017

*29 ноябрьдә Дәүләт Советы утырышында Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков  мәктәпләрдә татар теле дәресләренең бары тик ихтыяри укытылачагын белдерде. Бүген мәктәпләрдә туган тел дәресләре әти-әниләр гаризасы буенча укытыла.

2019

*22–27 августта   “Ворлдскиллс”  дөнья чемпионаты  узды. Анда 63 ил һәм төбәктән 1 354  конкурсант 56 компетенциядә ярышты.

*Казанның Мәрҗани исемендәге татар гимназиясе укучысы Рамил Баһавиев татарча укып,  БДИны яхшы балларга тапшыруын күрсәтте. Ул барлык фәннәрдән 399 балл җыйды.

* Татарстан полилингваль мәктәпләр челтәре төзү башланды. Төзеләчәк 6 полилингваль комплексның беренчесе 2020 елның 1 сентябрендә укучыларны кабул итәчәк.

Сәрия  Мифтахова 

 


Фикер өстәү