«Быел ял эләкмәде, дисәң дә була. Хатыным да, үзем дә эшләдек»

Яңа елның беренче атнасы тәмамланып та килә. Күпләр өчен ул ял көннәре белән истә калды. Дөрес, анысын һәркем үзенчә кабул итә. Буш вакытын спортка багышлаучылар да, телевизор каршысында утыручылар да, онытылып китмәс өчен эшкә чыгучылар да бар. Күпчелек, гадәттә, ял көннәрендә кунакка йөрешергә гадәтләнгән. Сезнең ялларыгыз ничек уза?

ИлСаф, Татарстанның халык артисты:

– Бәйрәмдә ял бик эләкмәде. Иң мөһиме – Яңа елны гаилә белән каршы алдык. 1, 2 се көнне бакчага барып кайттык. Саф һавада йөрдек, бераз чаңгы шудык. 2020 елга өметләр зурдан. 4 гыйнвардан концертларым башланып китте. Республика районнарына чыгабыз. Февраль аенда Казан тамашачысын көтеп калам. Буш вакыт булган саен, концертларга әзерләнәм.

Анатолий Иванов, Мамадыш районы хакимияте башлыгы:

– Ялларда беркая да бармадык. Өйдә генә булдык. Балалар белән мәш килдек. Район өчен узып киткән ел бик уңышлы булды. Тарихта беренче тапкыр республикада бөртекле культуралар үстерү буенча икенче урынга чыктык. Бу безнең өчен бик зур күрсәткеч булды. Президент программалары ярдәмендә бик күп объектлар төзелде. Быел тагын да тырышып эшләргә кирәк. Юбилейлар елы, сайлау булачак. Әмма сынатмабыз дип уйлыйм.

Илнур Әхмәтов, теш табибы:

– Быел ял эләкмәде, дисәң дә була. Хатыным да, үзем дә эшләдек. Балаларны, каникулга чыккач, әби-бабалары янына алып кайтып уйган идек. Озакламый кайтып алабыз. Авылда да озак тора алмадык. Ял дип тормый, балаларның да, олыларның да тешләре сызлый. Яңа елдан соң шактый кеше килде инде. Эшлим дип уфтанмыйм. Яраткан эшемдә, гаиләмдәгеләр исән-сау. Тешләре авырткан кешеләрнең рәхмәтләрен ишетеп яшим. Еллар имин булып, исән-сау яшәргә язсын.

Ирек Камалов, 9 бала тәрбиягә алган гаилә башлыгы:

– Яңа елга кадәр капка төбендә матурлык тудырдык. 30дан артык сын ясадык. Кар каян алдыгыз, дисезме? Күршеләр бирде. Саран түгел алар. Әле берсе минем үзләренең бакчасыннан, капка төбеннән кар алганымны күргәч, рәхмәтен белдерде. Акча да сорамыйсың, ялт иттереп чистартасың, ди. Без балаларыбызга күңелле булсын өчен шулай эшлибез. Күңелгә рәхәт. Каникулда балаларыбызның берничәсе тернәкләндерү үзәгенә китте. Калганнарын Әлмәт һәм Минзәлә шәһәренә алып бардык. Максатыбыз – Татарстан район-шәһәрләрен йөреп чыгу.

Гөлүсә Шаһиева, укытучы:

– Узган ел ирем үлеп китте. Иллесен дә тутырмаган иде әле. Бик авыр кичердем. Сәламәтлегем дә какшады. Туганнарым, балаларым 1 гыйнвардагы туган көнемә шифаханәгә юллама бүләк иттеләр. Әлегә шунда ял итәм. Кеше арасында бөтенләй башкача. Рәхәтләнеп саф һавада йөрибез. Физик күнегүләр эшләтәләр, уколлар алам. Тынычланып калдым. Эштән дә арыган булганмын. Әле ярый, ял итәргә уйладым дип сөенәм. Яшиселәр килә хәзер.

Фирүзә Сәетова, инженер-технолог, Уфа:

– Кыш каникулга Казанга килдек. Әниебез – Мамадыш районнан. Рәхәтләнеп ял итеп йөрибез. Иң элек авылга кайттык. Аннан – Казанга. Хәзер менә Болгарга, Свияжскига барасы килә. Татарстанга моннан 15 ел элек кайткан идек. Интернеттан карап сокланып утыру – бер хәл, үз күзләребез белән күрәсе килде. Казандагы матурлыкны сүз белән генә аңлатып булмый. Искиткеч матур шәһәр. Иртәгә Болгарга барырга җыенабыз. Кышкы матурлыкны күрдек, инде җәен дә килербез дип торабыз.


Фикер өстәү