Татарстан Президенты тагын бер баланың хыялын тормышка ашырды

Татарстан Президенты тагын бер баланың хыялын тормышка ашырды. Чаллыда яшәүче сигез яшьлек Радмир пилот кабинасында утырып карарга һәм очучылар белән танышырга теләгән иде. Кичә аны «Бигеш» аэропортында кунак иткәннәр.

2019 елның декабрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» ирекле акциясендә катнашты. Чыршыдан алынган открыткалар арасында Чаллыдан сигез яшьлек Радмир язганы да бар иде. Кичә Бүген Радмир хыялы тормышка ашты: ул сеңлесе белән бергә «Бигеш» аэропортында булды. Экскурсия очышларны эзләү һәм авария-коткару эшләре белән танышудан башланды, анда кечкенә кунакларга аэропорт техникасының тулы бер арсеналын күрсәттеләр, махсус киемнәрне киеп карарга һәм янгын техникасы руле артында утырырга мөмкинлек бирделәр, дип хәбәр итә аэропортның матбугат хезмәте.

Балаларларга ике моторлы Diamond DA42 TwinStar самолетларын күрсәтткәннәр, ЯК-40 очкычының штурвалы артына утыртканнар. Ахырда исә самолетта бирелә торганмризык белән сыйлаганнар.

“Теләкләр чыршысы” акциясе “Минем белән бергә хыяллан” Бөтенроссия хәйрия проекты тарафыннан оештырылган, 2014 елдан бирле бу инициатива Татарстанда да гамәлгә ашырыла. Проектны Россия Президенты Владимир Путин да хуплады.

Әлеге акция кысаларында 2019 елның 3 декабреннән – 2020 елның 29 февраленә кадәр Россиядә 2000 баланың теләкләрен тормышка ашыру планлаштырыла. Андыйлар арасында ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган яки керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган гаиләдә тәрбияләнүче балалар, шулай ук сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле сабыйлар гына түгел, 60 яшьтән өлкәнрәк пенсионерлар да бар. Алар үз теләкләрен 15 декабрьгә кадәр проектның ЕлкаЖеланий.рф сайтында калдыра алды.


Фикер өстәү