Укытучылар укучыларга беренче медицина ярдәме күрсәтергә тиеш булачак

Мәктәпләрдә табибларга кытлыкны педагоглар ярдәмендә хәл итмәкчеләр. Дәүләт Думасына аларга укучыларга беренче медицина ярдәме күрсәтүне йөкләү турындагы закон проекты кергән. Депутатлар моны бик кирәк гамәл дип санаса, укытучы эше түгел бу, диючеләр дә бар.

Татарстанда укучыларның бары 3,2 проценты гына тулысынча сау-сәламәт санала. Казанда бу күрсәткеч – 10,4 процент. Башкаланың сәламәтлек саклау идарәсе мәгълүматларына караганда, 120 мең укучыга 122 табиб һәм 203 шәфкать туташы туры килергә тиеш, ләкин алар ике тапкыр азрак. Проблема бөтен илгә хас. Медицина белгечләрен, кабинетларны тоту кыйммәткә төшә. Ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәнче, физкультура дәресләрендә балалар үлгән дигән хәбәрләрне дә ишетеп торабыз.Күптән түгел Казан мәктәбендә бер үсмер технология дәресе вакытында металл кисәгенә төртелеп, аягын җәрәхәтләгән. Бәхеткә, табиблар килеп җиткәнче, ОБЖ укытучысы баланың канын туктатырга өлгергән.

Апас районының мәгариф бүлеге башлыгы Алсу Хәйруллина укытучыларга беренче ярдәм күрсәтү фикерен хуплый.

– Укытучылар гына түгел, бөтен кеше дә ясалма сулыш алдыра, башка кагыйдәләрне дә белергә тиеш. Укытучыларның эше болай да күп, дисез, вакыт кадерлеме, әллә гомерме? Монда бит балалар язмышы турында сүз бара. Барысы да – бер мизгел. Вакытында дөрес күрсәтелгән дөрес ярдәм белән гомерне саклап була, – ди ул.

Әтнә районындагы урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Сания Батршина да, мондый яңалыкны кертү файдага булачак, ди. Аның фикеренчә, бүген мәктәп программалары авыр, шуңа күрә алар тиз талчыга. Элек балаларның күбесе сәламәт булса, хәзер андыйлар сирәк.

– Мин биш көнлек укытуга күчәргә кирәк дип саныйм. Укучылар һаман имтиханнарга гына әзерләнә алмый, аларга үзләре теләгән нәрсә белән шөгыльләнергә дә вакыт кирәк. Минем тәҗрибәмдә дә хәлсезләнеп, йөзләре агарып киткән балалар булды. Баллы су эчерткәч, хәл кереп китә иде. Андый чакта каушап та каласың бит, нишләргә белмисең. Белеп торуың бик яхшы, – ди Сания ханым.

Яшь укытучы Алинә исә алай уйламый. Аның фикеренчә, аларның эше болай да җитәрлек. Дәрес бирсенме ул, сыйныфтагы 30лап баланы көйләсенме, хисап язсынмы, бәйгегә әзерләнсенме? “Кайсына гына җитешик соң без? Укытучыларга болай да әти-әниләр белән эшләү җиңел түгел. Балага ярдәм күрсәткәндә, берәр нәрсәне дөрес эшләмәсәң, укытучы гаепле булып калачак бит. Син генә минем баланы харап иттең, диячәк. Шуңа күрә укытучы укытсын, табиб дәваласын”, – ди ул.

– Кызымның сыйныфташы астма чиреннән интегә. Беркөнне дәрестә буыла башлагач, укытучы тәмам каушап калган. Ахыр чиктә, үзенә дә ярдәм күрсәтергә туры килгән. Шуңа күрә укытучыдан табиб ясарга тырышмасыннар. Табиблар белгеч булу өчен ун елдан артык укый бит. Монда барысын да җиңел генә хәл итәргә җыеналармы? Бу мәсьәләдә бала язмышын укытучыга тапшыру белән бер дә килешмим, – ди ике бала анасы Әкълимә Насыйрова.

Казан дәүләт медицина академиясе доценты Ринат Таҗетдинов депутатларның фикере белән килешми.

– Итек басучы итек басарга, ипи пешерүче икмәк пешерергә тиеш, минемчә. Укытучыга андый бурыч йөкләргә ярамый. Алайса, табиблар да мәктәпкә барып, биология, физиологияне укыта ала түгелме? Әгәр яңалыкны кертәләр икән, педагогия уку йортларында студентларга беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтү буенча махсус курслар оештырылырга тиеш. Монда сүз кеше гомере турында бара. Баланың анатомиясен, физиологиясен белмичә, ничек ярдәм күрсәтеп була икән ул? Бер кешегә яраган дару икенчесенә ярамый, – ди ул. – Берара кечкенә авыллардагы хат ташучыларга халыкка беренче ярдәм күрсәтүне йөкләү турында сүз чыккан иде. Хәзер бөтен кеше табиб була ала дип бик җиңел генә уйлыйлар. Медицина университетын тәмамлаучыларның яртысы башка эштә эшли, алар хезмәт хакы аз дип поликлиника, фельдшер-акушерлык пунктларына эшкә барырга ашыкмый. Шәхси фирмаларга эшкә урнаша, дарулар тәкъдим итә. Белгечләрне югалтмау өчен яхшы хезмәт хакы түләргә кирәк. Укытучыларны беренче ярдәм күрсәтергә әзерләгәнче, мәктәпләрне медицина хезмәткәрләре белән тәэмин итсеннәр әнә. Бер мәктәптә, ичмаса, бер шәфкать туташы булса да билгеләсеннәр.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү