Татарстан беренче тапкыр чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогы этабын кабул итә

Татарстан беренче тапкыр чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогы этабын кабул итә. Турнирның өченче этабы 8 гыйнварда Зәйдә башланды һәм 12 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярышларда Россиянең 36 төбәгеннән, шулай ук Беларусь һәм Бөекбританиядән 250дән артык спортчыны берләштергән 38 команда катнаша. Турнирда Татарстанны 40тан артык чаңгычы тәкъдим итә.

Россия Кубогының өченче этабында хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында индивидуаль ярышта, шулай ук 10/15 чакрымга ирекле стиль белән спринтта һәм классик стиль белән персьютта медальләр уйнатылачак.

Ярышлар «Ялта-Зәй» Спорт әзерлеге үзәге базасында уза. Кичә биредә турнирны ачу тантанасы үткәрелде. Аның барышында чаңгычы Светлана Кузнецовага «Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелүе турында игълан ителде.


Фикер өстәү