Йөзгә якын татарстанлы гомрә кыла

Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин җитәкчелегендә 74 кешелек беренче төркем Согуд Гарәбстанына 4 гыйнварда гомрә кылырга китте. 6 гыйнварда Татарстаннан 15 кешедән торган тагын бер төркем кече хаҗга китте. Әлеге төркемне Казанның «Динислам» мәчете имам-хатыйбы Инсаф хәзрәт Ибәтуллин җитәкли. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

2020 елда Татарстаннан беренче төркем гомрә кылырга өлгерде – Согуд Гарәбстанындагы изге урыннарны зиярәт кылу белән бәйле булган кече хаҗ гамәлләрен, хаҗ аеннан кала, елның теләсә кайсы аенда башкарырга мөмкин.

Татарстан хаҗилары Зөл-Хөләйфа җирлегендә ихрамга керделәр. Кече хаҗ кылу гамәлләрен башкару кагыйдәләре буенча, алар әл-Хәрәм мәчетендә Изге Кәгъбә тирәли 7 тапкыр әйләнделәр, аннары Сафа һәм Мәрва таулары арасындагы юлны уздылар. Гомрә кылганнан соң хаҗилар әл-Хәрәм мәчетендә намаз укуны дәвам итәләр, шулай ук Мәккәдәге истәлекле урыннарда булалар.

Гомрә кылган беренче төркем Казанга 16 гыйнварда кайтып җитәчәк. Согуд Гарәбстанына 26 гыйнварда тагын бер төркемнең очып китүе көтелә.

dumrt.ru

Фикер өстәү