Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре, ноябрь аенда ук ачыкланган хилафлыкларның әле һаман да бетерелмәве сәбәпле, Казанның 104нче балалар бакчасын вакытлыча япты.
Санитар табиблар балалар бакчасына Яңа ел бәйрәмнәреннән соң – 9 гыйнварда ук планнан тыш тикшерү белән килде.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә бина тирәсендәге түшәмәнең, фасад һәм бүлмәләрнең санитар-техник торышы канәгатьләндерерлек булмавы ачыкланды.
Әлеге җитешсезлекләр балаларның тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырганлыктан, учреждение вакытлыча ябылды. Тикшерү материаллары, карап тиешле карар кабул итү өчен, Казанның Совет районы судына тапшырылды.
«Татар-Информ»
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat