Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстанга күпме турист килгәне билгеле

Яңа ел бәйрәмнәре вакытында, 2019 елның 30 декабреннән 2020 елның 8 гыйнварына кадәр, Татарстанга 170 меңнән артык турист килде. Бу хакта ТР Туризм буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бер ел элек республикада 150 меңгә якын кунак булып киткән иде. Шул рәвешле, туристлар агымы 20 мең кешегә арткан.

Иң күп туристларны Татарстанның Казан Кремле һәм Зөя утрау-шәһәрчеге кебек истәлекле урыннарын җәлеп иткән. Моннан тыш, Бөек Болгар, Алабуга, Чистай, Кама Тамагы һәм Тәтешкә йөрүчеләр саны артуы билгеләп үтелде.

Аерыма алганда, Казан Кремлендә 178 507 (узган ел 154 775, үсеш — 15 проценттан артык), Зөя утрау-шәһәрчегендә 34 104 (47 процентка арткан), Алабуга музей-тыюлыгында 8 мең 138 кеше (24 процентка арткан), ә «Зөя калкулыклары» шәһәр-курортында 72 мең кунак булган.

ТР Туризмны үстерү үзәге мәгълүматлары буенча, Яңа ел бәйрәмнәрендә республика кунакханәләренең уртача йөкләнеше 79,6 процент тәшкил иткән, ә 3 гыйнвардан 5 гыйнварга кадәр ул 97 процентка җиткән. Шул ук вакытта Болгарда Kol Gali Resort& SPA биш йолдызлы кунакханәсе 97 процентка, ә 31 декабрьдә, 1 гыйнвар һәм 7 гыйнварда — 100 процентка тулган. Татарстан шифаханәләре 95 процентка, ә Яңа ел төнендә шулай ук 100 процентка йөкләнгән.


Фикер өстәү