Россиядә гражданнар өчен яңа салым ташламалары гамәлгә керәчәк

2020 елда Россиядә пенсия алды яшендәгеләр өчен 600 квадрат метрлы (алты сутый) берешәр җир кишәрлегенең кадастр бәясенә җир салымын киметә торган салым чигерүе гамәлгә керәчәк. Элегрәк аңа пенсионерлар гына хокуклы иде. Бу хакта «Российская газета» яза.

Моннан тыш, пенсия алды яшендәге гражданнарны билгеле бер төрдәге бер объектка (торак йорт, фатир, бүлмә, гараж) карата милеккә салым түләүдән азат итә торган федераль ташлама үз көченә керә. Моның бер шарты бар – күчемсез милек эшкуарлык эшчәнлегендә кулланылмаска тиеш, диелә Федераль салым хезмәте хәбәрендә.

2018 елда Россия Президенты Владимир Путин РФ Салым кодексына шундый төзәтмәләрне имзалаган иде. Алар илебездә 2019 елда башланган пенсиягә чыгу яшен этаплап арттыру белән бәйле. Ул бөтен кеше өчен дә бертөрле булачак: ир-атлар өчен дә, хатын-кызларга да – 5 ел. 2028 елда, күчеш чоры төгәлләнгәч, ир-атлар пенсиягә – 65, хатын-кызлар 60 яшьтә чыгачак.

2020 елда шулай ук физик затлар кеременә салым тотып калынмый торган керемнәр исемлеге дә киңәя.


Фикер өстәү