Рөстәм Миңнеханов: Шәхси хуҗалыклар авылны үстерүдә мөһим роль уйный

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, хуҗалык итүнең кече формаларына ярдәм күрсәтү программасының әһәмияте бик зур, чөнки шәхси хуҗалыклар авылны үстерүдә мөһим роль уйный. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Хөкүмәте йортында Татарстанның барлык муниципаль районнары белән видеоконференция элемтәсе режимында киңәшмә узды. Аның барышында республикада хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү турында доклад тыңладылар.

Докладны ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров тәкъдим итте. Республикада хуҗалык итүнең кече формаларына 450 меңнән артык – шәхси, 4 меңнән артык фермер хуҗалыгы һәм 273 авыл хуҗалыгы кооперативы керә.

Министр сүзләренчә, тулаем алганда фермерларда терлек һәм кош-корт саны артуы билгеләп үтелә, хезмәткәрләрнең саны да, акчалата керем дә арта. Әйтик, мөгезле эре терлекнең баш саны 101,7 меңгә җиткән, бу 2015 елга караганда 32 меңгә күбрәк.

Моннан тыш, мини-фермалар төзү программасы гамәлгә ашырыла. 2015-2019 елларда 1865 мини-ферма сафка баскан.

«Без зур бизнесны үстерү һәм аңа ярдәм итүгә игътибар юнәлтәбез, әмма шәхси хуҗалыкларның да авылны үстерүдә мөһим роль уйнавын онытмаска кирәк. Бүген республикада җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясенең 50 проценты шәхси хуҗалыклар һәм хуҗалык итүнең кече формалары өлешенә туры килә», — дип искәртте ТР Президенты.


Фикер өстәү