2020 елда мәктәпне нинди үзгәрешләр көтә?

  • 1 нче сыйныфка кабул итү

Февральдән 1 нче сыйныфка кабул итү буенча гаризалар кабул итү башлана. Кайбер мәктәпләрдә аны электрон рәвештә дә тапшырырга мөмкин. Документлар кабул ителгәннән соң 7 көн эчендә баланы исемлеккә кертергә тиешләр. Бары урыннар булмаган очракта гына кабул итүдән баш тартырга мөмкин.

Гаилә кодексына һәм “РФдә мәгариф турында”гы Законга кертелгән төзәтмәләр нигезендә, бертуган балаларның бер мәктәптә укырга хокукы бар.

  • Яңа стандартлар расланачак

2020 елда яңа стандартлар расланырга тиеш. Яңа ФГОС укучының белемне кайсы сыйныфта нинди күләмдә үзләштерергә тиешлеген билгели. Мисал өчен, “технология дәресләрендә башлангыч сыйныф укучылары роботлар җыярга, программалаштырырга, рус теле дәресләрендә исә игъланнар, хатлар, открыткалар язарга өйрәнәчәк. Әдәбият дәресләрендә әкиятләр һәм хикәяләр иҗат итәчәкләр. Дүртенче сыйныфны тәмамлаганда бала миллионның ни икәнен чамаларга, йөзгә кадәр саннарны күңелдән куша һәм ала белергә тиеш.

Өлкән сыйныф укучылары рус теленнән эшлекле кәгазьләр рәсмиләштерү, җәмгыять белеменнән матбугат чараларыннан сәяси, хокукый һәм социологик мәгълүматны табарга өйрәнәчәк. ОБЖ дәресләрендә буллинг, интернетта мошенниклык һәм террорчылык турында сөйләшәчәкләр.

  • Дәреслекләрне тикшерәчәкләр

Мәгариф министрлыгы биш ел саен дәреслекләргә экспертиза уздырачак. Дәреслекләр Россиягә, хакимият органнарына, диннәргә, гаилә кыйммәтләренә карата тискәре фикерләр уятмыймы, рәхимсезлек һәм көч куллануны хуплаучы мәгълүматлар юкмы – шуларны тикшерәчәкләр. Дәреслек өчен белгечләр җавап тота, нәшер итүчеләр анда авторларын күрсәтергә тиеш. Ярамаган мәгълүмат табылган очракта рецензент та дәреслек авторлары белән бертигез дәрәҗәдә җавап бирәчәк.

  • Укучылар өчен яңа бурычлар

“Россия электрон мәктәбе” платформасында PISA методикасы буенча эшләнгән биремнәр барлыкка киләчәк. Анда укучыларга белемнәрен тормышта куллана алыр өчен кызыклы интерактив биремнәр тәкъдим итәчәкләр.

  • Биш катлы мәктәпләр төзү

2020 елдан биш катлы мәктәпләр төзергә рөхсәт итәчәкләр, шул ук вакытта дүртенче һәм бишенче катларда бары 8–11 сыйныф укучылары гына белем алачак. Спорт һәм тамаша заллары беренче һәм икенче катларда гына урнашачак.

  • Мәктәп формасының яңа стандарты

2020 елда мәктәп формасының илкүләм стандартын булдыру планлаштырыла. Яңа таләпләр һава үткәрми торган синтетик киемнәрдән котылырга ярдәм итәчәк.

  • Бөтенроссия тикшерү эшләре

Мәктәпләрдә Бөтенроссия тикшерү эшләре (ВПР) төрле вакытта узачак. 7 нче сыйныфка кадәр укучылар төрле фәннәрдән белемнәрен сыный. 2020 елда ул беренче тапкыр 8 нче сыйныф укучылары өчен кертеләчәк.


Фикер өстәү