Татарстанда амбулатор диализ үзәге ачылды

Яшел Үзән шәһәрендә «ФармГрупп» ҖЧҖнең амбулатор диализ үзәген ачылды. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Үзәктә бер сменада диализлы унөч урын була. Эш 2 сменада алып барыла. Барлыгы 20 пациент дәвалауга кабул ителде.

Тантанада республика клиник хастаханәсенең гемодиализ бүлеге мөдире, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының канны бөердән тыш алымнар белән чистартуның штаттан тыш баш белгече Наил Гатиятуллин катнашты, диелә хәбәрдә.


Фикер өстәү