«Ак Барс» биш алка керттерде һәм җиңелде

Бүген «Ак Барс» хоккейчылары Владивостокта «Адмирал» командасына каршы уенда җиңелде. Уен исәбе — 5:1. Моңа хәтле «Ак Барс»ның «Адмирал»га 2015нче елдан бирле җиңелгәне булмаган.

Декабрьдә «Ак Барс»ка «Металлург»тан күчеп килгән Владимир Галузин бүген Континенталь хоккей лигасында 500нче уенын үткәрде.

Беренче период. Ундүртенче минутта «Адмирал» һөҗүмчесе Кирилл Пилипенко исәпне ачып җибәрде (1:0). Уналтынчы минутта «Адмирал» уенчысы Никита Коростелёв алка кертте (2:0). Әлеге голдан соң «Ак Барс» капкачысын алмаштырды: бозга Адам Рейдеборн урынына Әмир Мифтахов чыкты.

Икенче период. Сигезенче минутта Кирилл Пилипенко «Ак Барс» капкасына икенче алкасын кертте (3:0). Унберенче минутта «Адмирал» капкасына беренче алка керде, гол һөҗүмче Джастин Азеведо исәбенә язылды (3:1). Ундүртенче минутта «Адмирал» һөҗүмчесе Адам Альмквист гол кертте (4:1).

Өченче периодның бишенче минутында, «Адмирал» күпчелектә уйнаганда, Адам Альмквист тагын бер алка кертә алды (5:1).

Киләсе уенны «Ак Барс» Хабаровск шәһәрендә «Амур» командасына каршы үткәрәчәк. Матч 14 гыйнвар көнне 12:00 сәгатьтә башлана.


Фикер өстәү