Татарстанда үлем һәлакәтләре булган куркыныч юллар бетереләчәк

Татарстанда җәйгә үлем-китем һәлакәтләре булган куркыныч юл участоклары бетереләчәк. Тиешле карар ТР Министрлар Кабинеты порталында басылып чыкты.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына, Идел-Нократ һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгына уртак көч белән юлларның куркыныч участокларын, юл-транспорт һәлакәтләре күп булган урыннарны һәм һәлакәтләр булган трасса участокларын бетерү буенча чаралар эшләү йөкләнде.

Документ нигезендә, куркыныч кишәрлекләрне ликвидацияләү буенча чаралар 2020 елның 1 июленә төгәлләнергә тиеш.


Фикер өстәү