Мәдинә Маликова: “Минем балаларым авыр елларда үсте”

Мәдәният өлкәсендәге иң зур бүләк – Тукай премиясен алу берничә хатын-кыз язучыга гына насыйп булды. Аларның берсе – Мәдинә Маликова. Беркөн очраклы гына, зур бүләк тормышыгызны ничек үзгәртте, дип сорадым аннан. Унынчы романым басылып чыкты, диде ул. Әлеге әсәр ни хакында? Язучылар ни хәлдә яши? Без әнә шул хакта сөйләштек.

– Күптән түгел дөнья күргән “Сандугачның күз яше” романында хәзерге яшьләр, бүген бара торган вакыйгалар, проблемалар күтәрелә. Заманны тою, хәтта бер адым алда бару өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк, Мәдинә апа?

– Яшьләрне бик яратам. Ул, күрәсең, каннан киләдер. Юкса, олыгайган кешеләрнең күпләре яшьләрне сөйми, алардан көнләшәләр. Бу – адәм баласының табигатенә хас әйбер. Бәхетемә, мин андый сыйфаттан азат. Киресенчә, яшьләрне күрсәм, күңелем күтәрелә. Бу хистән тора, аны акыл белән үзеңә сеңдереп булмый. Әсәр язарга тотынсам, һәрвакыт күз алдыма яшьләр килеп баса. Мин алар белән кызыксынам, алар белән яшим шикелле. Аларның мәхәббәте, яшәеше, омтылышлары, шатлыклары йөрәгемә якын. Мин алар белән бергә очынам. Бу миңа язганда бик зур дәрт бирә. Яңа романымда да үзәктә – яшьләр. Анда хәзерге заман тормышының борчулары, мәшәкатьләрен дә чагылдырырга тырышасың, шунсыз булмый. Хәзер яшәү авыр дип әйтеп булмый. Тормыш мул бит. Кешеләрне тамак кайгысы басмаган. Ләкин бик зур борчу бар, беренче чиратта – сугыш куркынычы. Кайберәүләр, сугыш бездән ерак, әллә кайларда бара, дип әйтер. Ләкин аның безнең өскә килеп ябырылуы да бик ихтимал. Минем героем патриотик хисләр белән янып Донбасска сугышка китә. Вакыйгалар шуңа үрелеп бара да. Шулай ук җәмәгатьчелекне борчыган сораулар да үзәктә тора.

– Хатын-кыз язучыга танылу авырмы?

– Хатын-кыз язучыга танылу авыррак, чөнки аның алдында башка бурычлар тора. Бу, иң әүвәл, бала тәрбияләү бурычы. Тәрбия мәсьәләсен икенче урынга күчерү күп очракта бәхетсезлеккә китерә. Кызганыч, андый очраклар да булгалый. Әдәбият көндәшләрне кичерми. Бала әдәбиятка көндәш булып чыга бит инде. Димәк, йә китабың килеп чыкмый, йә бала рухына яки сәламәтлегенә зыян килә. Шуңа күрә әдәбиятта хатын-кызга авыррак. Гаиләләрнең күп очракта тотрыксыз булуы да күңелле күренеш түгел. Хәзерге заманда гаилә мәсьәләсенә җиңел карау бик нык сизелә. Яңа романымда бу мәсьәләләр зур урын алды.

– Хатын-кыз фәкать хатын-кыз укый торган роман яза, диләр…

– Шулай дип сөйлиләр. Бигрәк тә ирләр, хатын-кызлар үз ишләре өчен генә яза, дип әйтергә ярата. Шәхсән үзем аны сизмим. Әдәби әсәр турында җенескә карап фикер йөртергә һич кенә дә ярамый. Әсәр алып кереп китә икән, аны кем язуы миңа кызык түгел. Миңа әсәрнең сыйфаты мөһим. Үземнең әсәрләргә килгәндә, мине хатын-кыз гына укый, дип әйтмәс идем. Ирләрдән бик күп фикерләр ишетергә туры килә. Дөрес, бер үзенчәлек бар: хатын-кыз күбрәк гаилә мәсьәләләре, мәхәббәт турында яза, иҗтимагый тормышны бик чагылдырмый. Хикмәт тарлыкта түгел, хатын-кызның бөтен көчен гаиләгә багышлауда. Андый әдәбиятның укучысы күп аның, бигрәк тә хатын-кызлар. Бер тапкыр юаныч бирә торган әсәр булса да, ул да кирәк. Аның үз вазифа-бурычлары бар. Мин үзем гомер буе иҗтимагый хәлләр белән кызыксынганга, алар үзеннән-үзе әсәрдә урын ала. Илне борчыган мәсьәләләр һәрвакыт минем бәгыремдә утырды.

– Компьютер һәм интернеты ничә яшьтә үзләштердегез?

– Интернетта үземне көчле дип әйтә алмыйм. Ул миңа иң беренче чиратта язар өчен кирәк. Язу машинкаларына алмашка компьютер чыккач та, мин аны үзләштердем. Кыенлык булмады, чөнки ике улым да – программистлар. Компьютер язучының эшен бик җиңеләйтте. Аны хәтта язучы өчен уйлап чыгарганнардыр дип әйткәнем дә бар.

– “Сандугачның күз яше” романын үзем тәрҗемә итәм, дидегез. Бу тәрҗемәче кытлыгыннан киләме? Гомумән, бездә тәрҗемә мәсьәләләре ничек тора?

– Беренчедән, тәрҗемәчеләр кытлыгыннан да килә, аннары, тәрҗемәче белән эшләүнең үз нечкәлекләре бар. Тәрҗемә хезмәте язучы хезмәтеннән ким түгел, аның өчен яхшы түләргә кирәк. Андый тәрҗемәчене, бәлки, табып та буладыр. Әмма аның әле кайчан вакыты була, синең түләү мөмкинлегең бармы, дигәндәй… Үзең эшләгәндә мәсьәлә җиңелрәк хәл ителә. Мәсьәләнең тагын бер ягы бар – тәрҗемә иткәндә син аны турыдан-туры тәрҗемә итү белән шөгыльләнмисең, рус телендә яңа вариантын язасың. “Кызыл гөл” романымның тәрҗемәсе шундый булды. Ул Татарстан китап нәшриятында басылып чыкты һәм “Ел китабы” бәйгесендә беренче урынны алды. Мине бу хәл рухландырды. Шуннан соң “Арыш тәме” романымның русча вариантын да язып тапшырдым. Киләсе елга юбилеем була, бәлкем, басып чыгарырлар да. Кыскасы, тәрҗемә эшенә, ятып калганчы атып кал дигәндәй, туктале, үзем эшләп карыйм, дип тотындым. Иҗат эшендә шулай бит ул, менә мин язам, аны күтәреп алырлар, дигән гарантия юк. Өмет белән язасың. Аны йә хуплыйлар, йә күрмиләр. Кайбер әсәрләр бөтенләй басылмый калырга да мөмкин, йә бик соңарып басыла. Бу – табигый. Басылмый калган әсәр һәр язучыда бар ул.

– Сезне китап бизнесмены дип тә йөртәләр. Үз китабыңны сату сәбәпләре нәрсәдә?

– Татар китабы сатылмый, диләр. Нәшриятта да китапны чыгару бик күп вакыт сорый торган эш. Шуннан мин китапны үзем чыгарып, бу фикернең никадәр хак икәнен тикшереп карарга булдым. Акчасын үзем юнәтеп, чыгардым да. Китап бер айдан чыга икән. Нәшрият исә еллар буена сузылган план буенча эшли. Хәзер инде китапка юнәткән акчаңны кире кайтару кирәк. Китапларым сатылды, үз-үзләрен аклап, миңа да ипигә май ягып ашарга мөмкинлек бирделәр. Шактый еллар буе шушы юнәлештә эшләдем. Ә бит китап кибетләре сатыла торган китапны гына ала. Әгәр китабың тиз генә сатылып бетми икән, икенче юлы алар синең әсәреңне кабул итмиләр. Хәзер дә шул ысул белән эшлим. “Сандугачның күз яше” сатуга куелган. Ләкин әле сатылып бетмәде. Чөнки аңа реклама булмады. Казанда китап сәүдәсе белән ике фирма шөгыльләнә, аларның 30–40ар кибете бар. Алар китапны кибетләренә үзләре тарата.

– Бу көннәрдә галимнәр авыр финанс хәлләреннән зарландылар, хезмәт хакларын арттыруны таләп иттеләр. Язучы ни хәлдә яши?

– Кызганыч, бездә фәнни хезмәт бәяләнми. Бигрәк тә гуманитар хезмәт галимнәре авыр хәлдә. Язучы исә шушы түбән хезмәт хакын да алмый. Аңа язучы булганы өчен акча түләнми. Әсәрең басылса, гонорар алырга мөмкин. Анысы да еш кына ташка үлчим була. Әйтик, минем “Көмеш билбау” романым журналда басылып чыккан иде. Аннан алган гонорарга мин дүрт урындык сатып алдым. Ике ел буе язган романыңа 8 мең сум гонорар – бу бик аз инде. Язучы бу хакка яши алмый, шуңа күбесе журналист булып эшләргә мәҗбүр. Башка һөнәр сайлаучылар да бар. Бу әдәбиятка зур зыян китерә дип саныйм мин. Әлбәттә, бөтен язучыны да хөкүмәт асрый алмый. Ләкин бит әсәрләре укыла торган язучылар бар. Бәлки аларга заказ биреп яздыртуны кире кайтарыргадыр? Һәрхәлдә уйланырга җирлек бар.

– Тагын берничә дистә елдан татар язучысының хәле яхшыра аламы? Ул чакта татар теле булырмы әле?

– Татар бетә дип сөйләнү гасыр буе бара. XIX гасыр шул сүз белән үтте. Без тиз бирешә торган халык түгел. Казанда татар үзенең театрлары, филармониясе, мәдәни оешмалары белән горурлана. Казан урамнарында ана телендә сөйләшүче татарлар бик күп хәзер. Гасыр башында татар бетә дип сөйләнгәннәр иде, беттеме татар? Киресенчә, татар бетә дип сөйләп, туган телләрен балаларына тапшырмаган кешеләргә бик нык үкенергә туры килде. Үз телләрен белмәгән балалар мескен хәлдә калды. Милләтне, телне кысу дулкын-дулкын бара. Бер килеп кысылабыз, икенче дулкында милләткә үсәргә мөмкинлек бирелә. Үз гомеремдә шундый берничә дулкынны кичердем. Халык аларга бирешмәде. Татар үзен һич кенә дә башка милләтләрдән ким сизми. Соңгы елларда яшьләрдә милли үзаң күтәрелешен күзәтәм. Яшьләрне яраткан кеше буларак, сокланам аларга. Шуңа күрә, татар бетә, дип хафаланмыйм, татар яшәячәк.

– Әнисенең язучы булуы балага ничек тәэсир итә? Язучы гаиләсендә үскән балага игътибар җитәме?

– Минем балаларым авыр елларда үсте. Хәзерге күзлектән караганда, әлбәттә, аларга игьтибар җитмәгәндер. Ләкин ул чорда барыбыз да бер иш идек. Ата-ана эштә булды, эштән кайткач, азык юнәтүне кайгыртты. Хәзерге муллык соңгы елларда гына килде. Ачлыкны бер кичергән кеше аны һич онытмый икән. Кибетләргә кергән саен, нинди муллык бу, дип аһ итәм. Кайчак курку баса. Беркөнне кибеткә ипи китермәгәннәр, киштәләр буп-буш. Эчем жу итте. Безнең психика шундый хәлдә инде. Без балалар үстергәндә шул мәшәкать, шул ваем бик көчле иде. Шуңа күрә бала кайгырту беренче урында булмаган, күрәсең. Хәзер бит ничек тәрбиялиләр: бала мәктәптә бер укый, аны килеп репетитор укыта, аннан түгәрәкләргә йөртәләр. Бер караганда, бала башын катырып бетерәләр. Ул сабыйларга да яшәү бер дә җиңел түгел, дип уйлыйм кайчак. Икенче яктан игътибар көчле инде.

– Балаларыгыз татарча беләләрме?

– Әлбәттә. Өйдә татарча сөйләшәбез бит. Кече улым башта татар гимназиясендә, аннары төрек лицеенда укыды. Аның белән ничек урысча сөйләшим?

– Шундый мөмкинлек бирелсә, җәмгыятьтә нәрсәне үзгәртер идегез?

– Җәмгыять әдәби әсәр кебек. Аны гел үзгәртеп, яхшыртып торырга кирәк. Гариф Ахунов, әсәр яхшыртудан туймый, дип әйтә иде. Язучы буларак, мәдәнияткә, сәнгатькә игътибарның күбрәк булуын теләр идем. Чөнки бер генә җәмгыять тә мәдәниятсез яши алмый. Мәдәният өлкәсе, рухи хезмәт матди яктан да күбрәк бәяләнсен иде. Аз түләү, җитмәүчелек кешенең рухын изә, аны кимсетә бит ул. Матди яктан кысынкылыкка дучар итү генә түгел, иҗат кешесен рухи яктан изү, кимсетү дигән сүз бит ул.


Фикер өстәү