“Әтине исән дип уйлап, таңга кадәр эзләдек”

 Юбилеен билгеләп үтәсе урынга, балалары аның ашын үткәрәчәк. Янгын бар мөлкәтләрен генә юк итеп калмый, гаилә башлыгы Җәүдәт абыйны да алып китә. Хатыны Нурия апа эчке кием белән урамга чыгып котыла.

Тәтеш районының Сөендек авылында гомер иткән Галиевларның 145 квадрат метр мәйдандагы йорт-җирләре бер мәлдә күмергә әйләнә. Алар кичке унберенче киткәч йокларга ята. Янгын башланганны сизмиләр дә. Әмма мәчеләренең түбәгә таба менеп киткәнен күрәләр. Ниндидер тавыш та ишетәләр. Нурия апа, мәче йөридер, дип тынычлана. Әмма тавыш кимеми. Шуннан соң верандага чыгып карамакчы була. Ә анда – ялкын.


– Әнием тизрәк әтиемне чакыра. Үзе су кранын ачмакчы була. Әти исә, электр чыбыкларын өзәргә дип, балтага чыгып китә. Бу вакытта алар утның дерт итеп өйгә кабынып китәсен уйламаганнар да, – дип сөйли кызлары Миләүшә. – Әти балта белән өйгә кереп киткән, әни исә күршеләрне чакырырга йөгергән. Безнең урамда барысы да – өлкәннәр. Яшьрәкләрне чакырыр өчен шактый барасы бар. Әни әйләнеп килгәндә, өйне ут бөтенләй камап алган була.


Ялкын бик көчле була. Никадәр генә тырышсалар да, сүндерә алмыйлар. Ярдәмгә килгән янгын сүндерүчеләргә дә ут белән озак көрәшергә туры килә.
– Без – өч туган Казанда яшибез. Иң элек энемә хәбәр иткәннәр. Аннан соң ул миңа әйтте. Тиз арада авылга юл тоттык. Әтине янып үлгән дип уйлап та карамадык. Таң атканчыга кадәр исәндер дип көттек. Кайдан гына эзләмәдек. Гараж эчләрен дә карадык, бакча якларын да калдырмадык. Үзе генә йөргән җирләрне дә урап чыктык. Ә ул өйдә генә булган икән, – ди Миләүшә. – 2 гыйнварда 60 яшен тутырган иде. Бөтенебез бергә җыелып, ай ахырында юбилеен уздырмакчы идек. Тик насыйп булмады. Хәзер әтинең ашларын уздырабыз. Авылда туганнан туган апам бар. Әлегә әни аларда яши. Безнең белән шәһәргә китәсе килми. Нигеземне ташламыйм, ди.

Балаларының әниләренә яңа өй салып бирәсе килә. Тик үзләренең генә көче җитми. Җитмәсә, янган документларны торгызганда дәүләт пошлинасы сорыйлар икән.
– Акчаның бик кирәк чагы. Гомеремдә дә кемнәндер ярдәм сорармын димәгән идем. Бу көн безгә дә килеп җитте. Танышларым, туганнарым, дусларым, авылдашларым көченнән килгәнчә ярдәм итә. Әкренләп җыела башлады. Тик йорт салып чыгар өчен бик күп кирәк, – ди Миләүшә. Шуңа да ул изге күңелле кешеләрдән үзләренә булышуларын сорый.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү