Татарстанда иң дефицитлы һөнәрне атадылар

Татарстанда маляр иң дефицит һөнәргә әйләнгән. Ә ил буенча – табибларга кытлык. Анализга эләккән 75 төбәкнең 64е табиблар җитмәүдән интегеп яшәргә мәҗбүр. Белгечләр 2019 елда хезмәт базарындагы яңалыклар исемлеген төзегән. Төп яңалыклар исемлегенә әнә шул дефицит һөнәрләр, эш атнасының кыскартылу ихтималы, шулай ук хезмәт шартларын бәяләү кергән. Бу җәһәттән тиешле материалларны “HeadHunter”  тикшеренүләр хезмәте белгечләре халык арасында үткәрелгән сорашып белешү нәтиҗәләре нигезендә туплаган.

Эш шартларына килгәндә, Татарстанда яшәүчеләр аны 3,6 баллга (иң зур балл – 5) бәяләгән. Сорашып белешүдә катнашучыларның күпчелеге хезмәт хакының, шулай ук карьера баскычыннан үсү мөмкинлекләренең аз булуын билгеләп үткән.

Респондентларның нибары өчтән бер өлеше генә төбәгебездә якындагы 3–5 ел эчендә дүрт көнлек эш атнасының чынбарлыкка әйләнәсенә ышаныч белдергән. Кыска эш атнасы кертелү очрагында, аларның 66 проценты өченче ял көне сыйфатында – җомгага, 25 проценты ­– дүшәмбе, 8 проценты  чәршәмбегә өстенлек бирүләрен белдергән.


Фикер өстәү