Татарстанда көчле бозлавык һәм буран көтелә

Бүген Татарстанда бозлавык һәм буран көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һава торышы аязучан болытлы булачак. Шулай ук иртән һәм көндез урыны белән бераз кар явуы ихтимал. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан талгын җил көтелә.

Көндез максималь температура 0…-4 кадәр тәшкил итәчәк.. Республика юлларында бозлавык саклана, урыны белән кар көртләре була.


Фикер өстәү