Ятимнәргә зуррак фатирлар бирә башлаячаклар

Узган җәйдә ятимнәргә, фатир сатып алу өчен, 145 миллион сум акча бүлеп биреләчәге турында сүз чыккан иде. Фатирларның тәгаен саны да аталды – 120. Ятимнәргә биреләчәк фатир мәйданының зуррак – бер кешегә 24 тән 42 квадрат метрга кадәр булачагы бигрәк тә сөендерде.

Менә хәзер бу, ниһаять, коры сүздә генә калмыйча, документ нигезендә теркәлде. Республика Министрлар Кабинеты Татарстанның махсус торак фондыннан торак бирү тәртибе турында карарга үзгәрешләр керткән. Үзгәрешләр нигезендә, республикада ятим балалар кимендә 24 кв метр мәйданлы (моңа кадәр бу сан 18 кв метр тәшкил иткән) торак белән тәэмин ителәчәк. Тиешле документны Премьер-министр Алексей Песошин имзалаган.

Шунысы да бар: Министрлар Кабинеты карары буенча, ятимнәргә фатирлар гына түгел, аерым йортлар да бирелергә мөмкин. Торак шартлары теге яки бу шәһәр-бистәдәге шартларга туры килергә тиеш. Сүз уңаеннан, ата-ана назын күрмичә үскәннәргә фатирларның Казанда, Чаллы, Бөгелмә, Алабуга, Кукмара, Түбән Кама һәм Чистай районнарында биреләчәген билгеләп үтәргә кирәк. Аларга йортларның подвал, ярымподвал рәвешендәге катларыннан, авария хәлендәге, тузган, сүтелергә тиешле йортлардан һәм рөхсәтсез төзелгән йортлардан торак бирү катгый төстә тыела.

Документтан күренгәнчә, ятимнәргә бирелә торган торак йортларның барысы да  яңа: 2014 елдан соң гына төзелгән.

Ятимнәр бушлай торак алу өчен тапшырырга тиешле документлар исемлегендә дә берникадәр үзгәрешләр бар. Әйтик, хәзер фатир алу өчен, теркәлү урыны буенча йорт кенәгәсеннән өземтәдән тыш, ятим яши торган торакта теркәлүчеләр санын раслаучы документларны да әзерләргә кирәк булачак.

Фатирлар Татарстан бюджеты хисабына сатып алына.


Фикер өстәү