Ял бетте – уйнарга вакыт: Ольга Бузованың элекеге ире Казанда калырмы?

Яңартылган “Рубин” Россия чемпионатының язгы өлешенә әзерләнә башлады. Казан табибларында тикшеренү узган уенчылар атна башында Төркиягә китте. Командада берничә яңа футболчы да бар. Беренче очрашуны Казан командасы 1 март көнне Тамбовта уздырачак.

“Җиңел булмаячак” 

Соңгы арада “Рубин” Россия футболында иң еш телгә алынган командаларның берсенә әверелде. Сәбәбе билгеле: баш тренер вазифасына заманында ЦСКА һәм җыелма команда белән җитәкчелек иткән Леонид Слуцкий билгеләнде. Җитмәсә, белгеч үзе дә ачык һәм аралашырга ярата торган кеше. Яңа тренер ялдан чыгу белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Очрашуда “Рубин”ның киләчәге, футболчылар әзерләү һәм Татарстанда бу спорт төрен үстерү турында сөйләштеләр.

Атна ахырында исә Леонид Слуцкий спорт сөючеләр алдына чыкты. Тренерны “Ак барс ТВ”га чакырдылар. Ул “Адмирал”га каршы узган хоккей очрашуы тәнәфесе вакытында җанатарларның күңелен күрергә тырышты. Яңа белгеч ни өчен Европадан кире кайтуы, Инстаграмдагы сәхифәсе, футбол тормышында истә калган вакыйгалар турында сөйләде. Ахырда исә өчпочмак ашау бәйгесендә җиңде. Тамашачыга анысы да кызык. Әлбәттә, Слуцкийдан “Рубин” турында да сорадылар. “Быелга төп бурычыбыз – премьер-лигада калу. Кемгәдер ул артык зур максат булып тоелмаска да мөмкин, әмма аны үтәү җиңел булмаячак. Миңа калса, бер генә тамашачы да команданың түбәнрәк лигада уйнавын күз алдына китермидер”, – диде баш тренер.

Уйный белә, ә тәртибе? 

Баш тренер һәм аның ярдәмчеләреннән тыш, “Рубин” яңа уенчылар белән дә килешүләр төзергә өлгерде. Денис Макаров моңа кадәр Түбән Камада уйнады. “Нефтехимик”та чыгыш ясаган футболчы милли футбол лигасында (ФНЛ) тупка иң шәп тибүчеләрдән саналды. Ул 20 очрашуда 11 туп керткән. Шулай булмаса, 21 яшьлек Макаров белән ЦСКА кызыксынмас иде. Әйтүләренә караганда, уенчы баштарак Казан белән Мәскәү арасыннан берсен сайлый алмый аптыраган. Ахыр чиктә, барысын да “Рубин”га Леонид Слуцкий белән Олег Веретенниковның килүе хәл иткән. Ник дигәндә, уенчы элегрәк бу белгеч кулы астында уйнаган. 22 яшьлек Илья Самошников та моңа кадәр ФНЛда чыгыш ясады. Ул бу лигада икенче урында баручы “Торпедо”ның иң яхшы уенчыларыннан саналды.

https://vatantat.ru/2019/11/danis-zaripovny%d2%a3-tugany-barsta-ujnayachak-foto/

Иван Игнатьевның исә премьер-лигада чыгыш ясау тәҗрибәсе бар. Әлегә кадәр ул “Краснодар”да уйнады. 21 яшьлек футболчы 54 матчта 17 туп кертергә дә өлгерде. Әмма егетнең тәртип мәсьәләсендә кимчелекләре бар. Шуңа күрә киләчәге – үз кулында. Уенчыга “Рубин”да үз карьерасын яңарту мөмкинлеге бирелә. Бу очракта Слуцкийның башы әйләнеп киткән яшь уенчылар белән эшләү тәҗрибәсе өмет уята.

Китүчесе дә булачак

Болардан тыш, “Рубин” белән Төркиягә тагын өч яңа уенчы китте. Алар белән әлегә килешү төзелмәгән. Нәрсә буласы җыеннан соң ачыкланачак. Дмитрий Тарасов футбол сөючеләргә яхшы таныш. Заманында Россия җыелма командасында уйнады, “Локомотив”та төп футболчылардан берсе булды. Соңгы вакытта исә аның исеме күбрәк элеккеге хатыны, Инстаграм “йолдызы” Ольга Бузовага бәйле рәвештә искә алынды. Быел исә ул Яшьләр арасында узган дөнья чемпионаты финалында оттырган Россия уенчыларын җиңү белән котларга өлгерде. Тарасовның инде күптән уен кырына чыкканы юк. Әмма Слуцкий кирәк дип тапкан очракта “Рубин”га бу футболчының тәҗрибәсе комачау итмәячәк. Тарасовтан тыш, Казан командасы белән Төркиядәге җыенга 21 яшьлек сакчы Владислав Масальский (моңа кадәр “Муром” командасында уйнаган) һәм һөҗүмче Кирилл Косарев (“Зенит – 2”) та китте. Матбугатта исә “Рубин”ның Англиядәге “Манчестер Сити” һөҗүмчесе Вильфрид Бони һәм Чехиядә туп тибүче Николай Комличенко белән кызыксынуы турында хәбәрләр бар.

https://vatantat.ru/2019/11/kapkachy-emil-garipov-ak-bars-bel%d3%99n-kontraktyn-%d3%a9zde/

Килүчеләр бар икән, китүчеләр дә булачак. 24 яшьлек сакчы Егор Сорокинны “Краснодар”  былтыр ук сатып алды. Ике як бу сезонда алты туп керткән һәм команданың иң яхшы бомбардиры саналган футболчы җәйгә кадәр Казанда калыр дип килешкән иде. Әмма Краснодарга кышын ук чакыртып алдылар. “Рубин” сакчы Виталий Денисов һәм һөҗүмче  Видар Кьяртанссонның ярдәменнән дә баш тартты.

Дүшәмбе көнне табибларда тикшеренү узгач, Казан командасы Төркиягә юл алды. “Рубин” анда 25 гыйнварга кадәр күнегүләр уздырачак. Антальяда якташларыбыз Польшаның “Лехия” һәм Словакиянең “Слован” командаларына каршы иптәшләрчә очрашулар уздырачак.

Илнар ХӨСНУЛЛИН 


Фикер өстәү