Казанда Татарстан Иҗтимагый палатасының тулы составы расланды

Казанда Татарстан Иҗтимагый палатасының Татарстан Президенты һәм Дәүләт Советы раслаган ТР әгъзалары җыелышы узды. Алар палатаның калган өчтән бер өлеше, ягъни тагын 20 кешене әгъза буларак раслады.

Алар арасында Казанның урыс милли-мәдәни берләшмәсе башлыгы Ирина Александровская, «Ярдәм» хәйрия фонды советы рәисе Илдар Баязитов, «КАМАЗ» ГАҖ профсоюз оешмасы рәисе Александр Васильев, «Татарстан — яңа гасыр» иҗтимагый хәрәкәтенең Югары советы әгъзасы Анастасия Исаева һәм башкалар бар.

Татарстан Иҗтимагый палатасының алтынчы составтагы беренче утырышы 16 гыйнварда Татарстан Дәүләт Советында узачак.


Фикер өстәү