Кем ул Зәйнәп Максудова?

Гыйнвар азагында Тукай музеенда тарихчы галим Альфред Бостановның “Зәйнәп Максудова китапханәсе” дигән хезмәтен тәкъдим итү булачак. Әлеге хезмәтнең әһәмияте нидә? Ни өчен күренекле галимә күләгәдә калган? Бу хакта музей директоры Гүзәл Төхвәтова белән сөйләштек.

– Әлеге китапның әһәмияте нидә?
– Беренчедән, биредә бераз читтәрәк калган Зәйнәп Максудова шәхесе һәм аның эшчәнлеге яктыртыла. Альфред Бостанов аның гаиләсе тарихын ислам тарихы белән бәйләнештә алып бара. Җәмәгатьчелек аның кем икәнлеген дә бик белмидер. Бу ханым мәшһүр Иж-Бубый мәдрәсәсе шәкерте, рус теле һәм әдәбияты укытучысы булган. Илленче елларда ул китап, ислам мәдәнияте тарихын өйрәнә башлый. Университетта укыту чорында актив рәвештә археологик экспедицияләрдә катнаша. Шулай итеп аның китап туплау эше башланып китә. Иң кыйммәтлесе – ул репрессиягә эләккән язучыларның китапханәләрен саклап кала. Шулай итеп галимә гарәп язулы китаплардан бай китапханә туплый. Ул һәрбер китапны укып анализлый, белешмәсен әзерли һәм китапханәсенең каталогын да төзеп калдыра.
– Әлеге зур китапханә хәзер кем кулында?
– Галимә вафат булганнан соң барлык хезмәтләре диярлек Милли музей фондына тапшырыла. Кайсыбер хезмәтләре Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фондына да эләгә. Милли музейда исә аның 191 китабы саклауга алына. Бу китаплар арасында кулъязма хәлендәгеләре бигрәк тә әһәмиятле. Ул аларны искәрмәләр белән баеткан.
– Совет чорында ислам мәдәниятенә нинди караш булган соң?
– Альфред Бостанов хезмәтләреннән күренгәнчә, ул бу эшне ялгызы башкармаган. Ягъни Зәйнәп Максудова билгеле бер социаль челтәрнең вәкиле булган, совет интеллигенциясе белән дә, дини даирәләр белән дә элемтәдә торган. Галимә өендә репрессияләнгән имамнарның китапларын тотарга курыкмаган. Бу бит үзе үк күп нәрсә турында сөйли. Альфред Бостанов: “Ул репрессияләнгән имамнарның китапларындагы култамгаларын юк итми. Әйтик, Мир Сәед Шәриф китабы элек Әхмәт-Сафа бине Фәтхулланыкы була. Бу имам 1930 елда атып үтерелә. Максудова шул рәвешле җирле нәшриятларда һәм Урта Азиядә чыгарылган тарихи, әдәби, географик китапларга ия була”, – дип яза. Дөрес, ул вакытта белгечләргә аралашу өчен махсус институтлар булмый, ләкин алар үзара актив элемтәдә тора һәм ислам мирасын өйрәнә. Бу китапханә шул рәвешле бик күп хезмәтләрне юкка чыгудан саклап кала.
– Бу Милли музей архивларындагы хәзинәнең бер өлешен ачу дигән сүз дә бит инде.
– Музейларда ислам мәдәниятенә кагылышлы материаллар бик күп, без бик бай, әмма аларның барысын да халыкка күрсәтеп тә бетереп булмый. Бу хезмәт исә зур бер китапханә байлыгын халыкка чыгаруы белән әһәмиятле. Бостановның эш рәвеше, тикшерү алымнары үзгә. Ул шуның белән дә кыйммәтле. Әйтик, совет чорында ислам мәдәниятен өйрәнүдә нинди терминнар кулланылган – шуларны җыйнап бирә һәм аларны Урта Азиядәге терминнар белән чагыштыра. Гомумән, галим Зәйнәп Максудова китапханәсе нигезендә галим Идел-Урал буе мөселманнарының дин тарихын, ислам мәдәниятен өйрәнә. Әйтүенчә, китапханәне 2012 елдан өйрәнә башлаган. Аңа Милли музей, архив, китапханә ярдәм иткән.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү