Кайда туган – шунда ярап куйган

Балык Бистәсендәге “Гобәйдуллин” крестьян-фермер хуҗалыгында хезмәт куючы Олы Укмас егете Рафаэл Фатыйховны белмәгән кеше юктыр. Җир эшкәртү, чәчү буенча гел  алдынгылар рәтендә  ул, хезмәт ветераны.  Заманында фотосы Мактау тактасыннан төшмәгән. Тырыш хезмәте өчен бүләкләнгән район һәм республика грамоталары да бихисап.

Кайда туган – шунда  ярап куйган, ди халык. Туган авылы үзенә тарткан аны. Армия сафларыннан кайткач, колхозда Т-16 арбалы тракторда эшли башлаган егеткә соңыннан МТЗ-80, К-700ны иярләргә туры килә. Белеме дә җитәрлек, барлык төр техника өчен дә категорияләре бар.

Бу хуҗалыкта алтынчы ел хезмәт куя икән. Язын  кыр эшләрен җир сукалау белән башлап җибәрә. Аннан чәчүдә катнаша. Пай җирләрен дә эшкәртә. Печән чабу, җыю эшләренә дә өлеш кертә. Уңышларны җыеп алгач, кабаттан җир сукалауга күчә. Хуҗалыкта кыш көне дә эш бетми. Малларга печән бирә, асларын чистарта. “Иртән өчтә торып, малларны ашатып китәм. Бишләрдә эштә булам.  Хезмәт хакыбыз да яшәрлек. Хуҗабыз әйбәт, эшләгән кешене хөрмәт итә. Печәнне күпме кирәк шуның кадәр алып була. Икмәкне сатып алабыз”, — дип сөйли Рафаэл абый.

Күп вакыт төннәрен генә кайтып керә ул өйгә. Тормышны, хуҗалыкны барлау тормыш иптәше Руфия апа карамагында. Мал-туарны да күпләп  асрыйлар. Өч ел элек зур абзар салып куйганнар.  Ике баласы  тормышта үз урыннарын тапканнар. Сөяргә өч оныклары бар. Әнә шулай бер-береңне аңлап яшәсәң генә  тормышның ямен тоеп яшисең шул.

Гөлназ Зарипова


Фикер өстәү