Россиянең бөтен мәктәпләрендә укучы башлангыч сыйныф укучыларны бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителәчәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин җиткерде.
– 1-4 сыйныфта укучы балаларны мәктәпләрдә бушлай ашатырга тәкъдим итәм, – диде ул.
Без бу уңайдан Казанның 93 нче гимназия директоры Ирина Александровскаяның фикерен белдек:
– Россия Президентының юлламасында мәгариф өлкәсенә зур игътибар бирелә. Укучыларны бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү дигән өлеше аеруча шатландырды. Сәламәт бала – дәүләтнең киләчәге. Кечкенәдән дөрес туклану бик мөһим. Болай эшләгәндә, сабыйларны күп кенә авырулары булмый калачак.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat