Татарстанда бер ир-ат мошенниклар капкынына эләгеп, машинасыз да, акчасыз да калган

Әлмәттә яшәүче берәү автомобиль сатып алган вакытта акчадан колак каккан, дип хәбәр итә «Әлмәт таңнары». 

13 гыйнварда полиция бүлегенә 27 яшьлек егет мөрәҗәгать иткән. Зыян күрүченең сүзләренә караганда, ул автомобиль сатып алган вакытта бушлай игъланнар сайтында 75 мең сумнан мәхрүм булган.

Автомобиль хуҗасы егеткә үзенең товарын сатып алырга теләгән беренче генә сатып алучы түгеллеген аңлаткан. Шуңа күрә ул 75 мең сум күләмендә акчаны алдан түләп куярга һәм акчаны банк картасына а күчерергә тәкъдим иткән. Теләгән сумманы алгач,   “сатучы” Ижау шәһәрендә  очрашып,  сату-алу рәсмиләштерергә тәкъдим итә.

Гариза бирүче сатучыга барып, билгеләнгән адрес буенча килә. Әмма  әлмәтле  аның белән элемтәгә керә алмый.  Аны алдаганнарын аңлап, полиция бүлегенә мөрәҗәгать итә.

Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.


Фикер өстәү