“ВТ” укучылары арасында уйнатылган кер юу машинасын иясенә тапшырдык 

Укучыларыбыз хәтерли булыр: узган ел “Ватаным Татарстан” үз укучылары арасында атна саен бүләк уйнатты. Бәйгедә 1 меңгә якын укучыбыз катнашты. Яңа ел алдыннан исә төп бүләк – кер юу машинасының иясе ачыкланды. Әлеге бәхет Питрәч районының Ленино-Кокушкино авылында яшәүче Фирдәүсә Мингалиевага эләкте. Шушы көннәрдә ул редакциягә килеп, бүләкне алып кайтып китте.

– Үз гомеремдә бер генә тапкыр да бүләк отканым булмады. “ВТ”ны өч кенә ел алдырам әле. Бик яратып укыйм. Язылучылар арасында бәйге башланганын белдем дә, бәхетемне сынап карарга дип квитанцияне җибәрдем. Кая анда машина, кечерәк бүләк отармын дип тә хыялланмадым, – ди ул.

Фирдәүсә ханым “Чишмәкәй” балалар бакчасы мөдиренең хуҗалык эшләре буенча урынбасары булып эшли. Авылларында шәһәрчә яшиләр икән. Күптән түгел спорт мәйданчыгы төзегәннәр. Авыл уртасында парк калкып чыккан. Иң сөендергәне – бакчага йөрүче рус балаларына кадәр татарча белә икән.

https://vatantat.ru/2019/12/vt-iglan-itk%d3%99n-akcziyane%d2%a3-t%d3%a9p-b%d2%afl%d3%99ge-hu%d2%97asyn-tapty/

 

– Хезмәттәшләрем бик яхшы. Алар булмаса, машина отканымны да белми калыр идем. Үзенең җиңүче икәнен дә 10 гыйнварда гына белдем. Социаль челтәрләрдә утырмыйм. Интернет белән дә дуслыгым артык зур түгел. Мин “тере” газета укыйм. Башкасы кирәк түгел, – ди Фирдәүсә ханым. – Бәйрәмнәр булгач, безгә “ВТ”ның ул саны соңарып килде. Җиңгәнемне дә иң элек хезмәттәшләрем күреп алган. Бәйгегә квитанция җибәргәндә, тулы исемемне күрсәтергә онытканмын. Ленино-Кокушкинода Ф.Мингалиева мин генә түгелдер, дип ышанмадым. Шуннан соң түзмәдем, редакциягә шалтыраттым. Телефонны ир-егет алды. Саф татарча сөйләшә. Үзеннән-үзе күңел тулды. Шатлыктан нишләргә белмәдем. Көтелмәгән бүләк бит бу! Бергә эшләүчеләремә чынлап та, мин икән дигәч, алар тагын сөенде. Дулкынланудан кан басымым уйнады, хәтта. Табиблар чакырттым. Мондый гаделлекне күргәнем юк иде. Редакциягә коллективына иҗади уңышлар телим. Киләчәктә дә сезнең белән бергә булырмын.


Фикер өстәү